Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа китап

Шушы көннәрдә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбәкләрнең тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаровның "Керәшен мәдәнияте" китабы дөнья күрде. Бу күптән көтелгән, уникаль китапта керәшеннәрнең христиан бәйрәмнәрен ничек үткәрүләре турындагы язма, дини сюжетларга корылган, автор тарафыннан язылган җырулар һәм этнографик экспедицияләрдә язып алынган дини...

Шушы көннәрдә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбәкләрнең тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаровның "Керәшен мәдәнияте" китабы дөнья күрде. Бу күптән көтелгән, уникаль китапта керәшеннәрнең христиан бәйрәмнәрен ничек үткәрүләре турындагы язма, дини сюжетларга корылган, автор тарафыннан язылган җырулар һәм этнографик экспедицияләрдә язып алынган дини фольклор җыру-көй үрнәкләренең текстлары, ноталары бирелгән. Ул гомуми белем бирү уку йортларында, атнакөн мәктәпләрендә төрле бәйрәмнәр, тематик кичәләр, концертлар әзерләү эшендә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

"Китап дини сюжетларга корылган җырлардан тора. Мондый китаплар барлык халыкларда да бар, чөнки ул тәрбия чарасы. Китап хәзерге заман сәнгатен күзаллап язылды. Китапка кертелгән материалларны ун елдан артык туплап килдем. Инде үз бурычымны үтәдем дип саныйм.

Материалларны әзерләгәндә чиркәүләрдәге атакайлар, дини кешеләр ярдәм итте. Көйләрне ансамбльләрдә җырлап, тәҗрибәдә сынап карадык", - дип кыскача гына басма белән таныштырды Геннадий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев