Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елны алтын-сары төсле күлмәк киеп каршылагыз. Бай булырсыз

Яңа ел якынайган саен, аны ничек каршы алырга, нинди кием кияргә, табынга ни куярга дигән сораулар килеп баса. Ел уңышлы һәм бәхетле булсын өчен аны ничек каршы алырга?

Ел символы Сары Дуңгыз турыдан-туры җир стихиясе белән бәйле, бу кием-салым, чыршы бизәкләре, Яңа ел өстәле бизәлешен сайлауда да чагыла. Нинди төсләргә өстенлек бирергә? Төсләр, әлбәттә ел хуҗасы булачак хайванга яраклаштырып сайлана. Бу  кунаклар һәм йорт хуҗаларының кәефенә уңай йогынты ясамый калмас.   Сары Дуңгыз булгач, бары сары төс кенә дигән сүз түгел. Төсләр палитрасы күпкә киңрәк:  сары (ком төсеннән алып лимон төсенә кадәр),  яшел (изумруд, хаки),  көрән (кофе, беж, терракот, шоколад) төсләр. Кытайлылар Дуңгызларны байлык һәм муллык белән ассоциациялиләр, Яңа елда алтын төсләре популяр булачак икән. Затлы металл төсмерләре  интерьерлар бизәлешендә дә, бәйрәм өстәлендә дә чагылсын. Шампань шешәсен дә “алтын” мишурадан ясалган матур “итәк” белән бизәргә мөмкин. Чыршы бизәкләре арасында йомшак уенчык  дуңгызлар да урын тапсын. Хатын-кызларга Яңа ел киемендә аксессуарларны бик аз кулланырга киңәш ителә. Модадан тыш  стиль һәм килешү-килешмәү дигән нәрсә дә бар бит әле. Җир Дуңгызы табигый материалларның теләсә кайсы төстәгесенә дә каршы килми, кигән киемеңә килешле генә булсын. Кичне уңайлы аяк киемендә уздыру да әйбәт булыр. Үзегезне биек үкчәләр белән азаплау мәҗбүри түгел.  Яңа елда ир-атлар гардеробында куе кызыл (бордо) төстәге әйберләр пәйда булачак. Әлеге төстәге футболканы классик чалбар яки джинса (ертык, тишек-тошыксыз, кырылмаган) белән кияргә була.  Яңа елда якыннарыңа бүләк  бирешү,  күңелле сюрпризлар белән сөендерү традициясе үзгәрмәячәк. Тик Дуңгызлар әрәм-шәрәм итүне сөйми. Шуңа күрә бүләкләрне көнкүрештә кулланырлыкны сайларга кирәк булыр. Яңа ел табынына ниләр куясын алдан уйлап планлаштырыгыз.  2019 елны каршылау табынына нәрсә әзерләргә соң? Беренчедән, ит ризыклары санын киметә төшәргә,  дуңгыз итеннән әзерләнгәннәрен менюдан  бөтенләй төшереп калдырырга туры киләчәк.  Әмма бу ит яратучылар зыян күрәчәк дигән сүз түгел. Үрдәк яки каз тутырырга, сарык итеннән тәмле шашлык, куяннан паштет, тавык котлетлары һәм башка ризыклар әзерләргә була.  Өстәлгә балыктан эшләнгән күп төрле ризыклар куярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев