Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елларда да бергә калыйк!

Хөрмәтле җитәкчебез Иван Михайлович! Хөрмәтле карендәшләрем, Республика керәшен оешмасы правлениесе членнары, илебезнең төрле төбәкләренә таралып яшәүче кан-кардәшләрем, "Туганайлар" гәҗитен яратып укучылар, аны чыгаручылар!

Сезнең барыгызны да Яңа - 2017 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Узган Маймыл елының бик уйныйсы килдеме, әллә кәбисә елы буларак сыныйсы сынаулары күбрәккә киттеме, 2016 ел илебез халкы өчен дә, дөнья халыклары өчен дә җиңелләрдән булмады. Тормышыбызда якты эзләр генә калдырмаса да, без аңа үпкәләмибез, чөнки ирешкән уңышларыбыз, башкарган эшләребез, яулаган үрләребез дә җитәрлек булды. Түбән Кама шәһәре һәм районы керәшеннәре дә кайнап торган актив тормыш белән яшәделәр, матди һәм рухи байлыкларны саклауга һәм үстерүгә үз өлешләрен керттеләр. Быелгысы елны безгә 25 тула. Без моның белән горурланабыз!
"Туганайлар" гәҗите битләреннән илебезнең башка район, шәһәрләрендә яшәүче карендәшләребезнең дә нинди уңышларга ирешкәннәрен, нинди проблемалар белән яшәгәннәрен белеп бардык, шатлыкларына бергә куандык, көенечләре булса, ярдәм кулы сузарга тырыштык. "Туганайлар"ның шулай, Россиянең төрле төбәкләренә барып җитеп, үзебезнең керәшен туганнарыбыз турындагы хәбәрләрне вакытында җиткереп торуына бик рәхмәтлебез.
2017 елда эшлисе эшләребез дә, корган планнарыбыз да шактый. Аларны тормышка ашыру өчен, иң беренче чиратта, сәламәтлек, исәнлек кирәк. Ходай безне әнә шуннан аермасын. Калганын инде, әкренләп, үзебез башкарып чыгарбыз. Әтәч елында әтәчләнмичә, шатлыкта да, кайгыда да, бер-беребезгә таяныч булырбыз, дип өметләнәм. Шуның өчен бергә булыйк, бердәм булыйк, туганайларым!
Рождество һәм иске Яңа еллар белән Сезне!
Хөрмәт белән Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев