Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елда ниләр көтәргә? Хезмәт хаклары артырмы? Бәяләр ни хәлдә булыр?

Үзебез кебек үк ашыгып-кабаланыпмы, әллә инде дөньяда тормыш дәвам итүнең закончалыклы дәлиле булыпмы, Яңа ел якынлаша

Яңа елга керү ул - һәрчак яңа өметләр, тормышыбызда уңайлыклар артуны  көтү. Ә халыкны социаль яклауга юнәлтелгән законнарда нинди үзгәрешләр көтә икән соң безне?

Киләсе, 2019 елдан илебезнең Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Калуга өлкәсе белән беррәттән, Татарстан Республикасы да үз эшен булдырганнарга салым салуга бәйле экспериментта катнаша. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үз эше белән шөгыльләнүчеләрне “күләгәдән” чыгару мөһимлеген әйтте һәм үзмәшгуль кешеләргә банк кредиты алу механизмын булдыруны йөкләде. Үз эшләрен үзләре оештыручылар салым органнарына исәпкә мобиль кушымта аша баса ала. Үз эшен үзе оештыручыларны пенсия түләүләреннән дә  азат итәргә җыеналар. Ил буенча закон дәрәҗәсендә кабул ителгәнчә, үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләр үзенә салынган салымның беренче 10 мең сумын түләүдән азат ителә. Кешеләр белән эшләүче үзмәшгульләр кеременнән - 4 процент, оешмалар белән эшләүчеләр  6 процент салым түләргә тиеш. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

***

Россиядә пенсия яше арту белән бәйле рәвештә, пенсиягә чыгарга биш кенә ел калган хезмәт ветераннары, пенсионерлар кебек үк, ташламалардан файдалана ала. Әмма бу мөмкинлектән файдалану өчен  хезмәт ветераны исеменә ия кешенең айлык кереме регионда билгеләнгән социаль ярдәмгә мохтаҗ булу чигеннән югары булмаска тиеш.

                                                                                                                        ***
Яңа ел башыннан бала караучы аналарга түләү сабые яшь ярымга җиткәнче 26 мең сумнан аз гына артыграк булачак. Ә йөклелек чоры һәм бала тапкан өчен түләү 54 мең сумга якынлашачак.

                                                                                                                        ***
2019 елдан башлап илебезнең 1 мең иң яхшы укытучысы һөнәри эшчәнлекләрендә ирешкән уңышлары өчен Укытучылар көне уңаеннан 200 мең сум премия ала алачак. Федераль бюджеттан каралган бу премиягә ия булу өчен укытучының педагогик стажы өч елдан ким булмаска тиеш.

                                                                                                                        ***
Киләсе елдан эшсезлек буенча түләү күләме артачак. Мондый түләү эшсез калган пенсия алды яшендәгеләргә дә каралган.

                                                                                                                        ***
1 январьдан илдә айлык минималь хезмәт хакы 11 280 сум тәшкил итәчәк.

                                                                                                                        ***
Яңа елдан торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүләрдә ташламалар каралган кешеләргә үз хокукларыннан файдалану җиңеләя. Инде бу өлкәдә тиешле субсидияләр яки ташламалардан файдалану өчен торак-коммуналь хезмәт өчен вакытында түләп баруны белешмәләр нигезендә расларга кирәк булмаячак.

                                                                                                                        ***
Инвалид-пенсионерларга, алар эшкә урнашкан очракта да, социаль түләүләр саклана. Аларның кереме региондагы яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш.  

Фото: 1zoom.me
                                                                                               Мәгълүматлар “Льготы всем” хокукый мәгълүмат рәсми интернетпорталыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев