Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел табынына - алмалы үрдәк

Бүген без сезнең табынга алмалы үрдәк рецепты тәкъдим итәргә булдык

Бөтен килеш духовкада куелган үрдәк - гомумән, күпләрнең иң яраткан ризыкларның берсе. Кемдер аны бәйрәмнәрдә дә, гаилә шимбә ашларында да әзерли. Бу һич тә кыен түгел. Иң мөһиме - яхшы, итле, майлы үрдәк сатып алырга, аны беркадәр вакыт маринадта тотып, кыздырганда температура режимын сакларга. Сүз уңаеннан, үрдәкне нәкъ менә сусыл, яңа өлгергән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән (кишер, сельдерей сабаклары, суган, алма) фаршировать итү яхшырак. Пар барлыкка килү сәбәпле, үрдәк сусыл, назлы була, кипми, ә ит үзенчәлекле тәм ала.


Мондый ризыкны әзерләү өчен сезгә кирәк булачак:

   Бер ярым-ике кг чамасы авырлыктагы яшь үрдәк
урта зурлыктаны 5-6 алма
уртача зурлыктагы чирек суган
уртача зурлыктагы ярты кишер
2 ч.к. шикәр
1/3 стакан йөзем
1/2 стакан пешкән дөге
форманы майлау өчен берничә тамчы үсемлек мае тоз һәм борыч (тәменчә).

Маринад өчен:

   1 ч.к. тоз
1/2 ч.к. борыч
1/2 ч.к киптерелгән розмарин
1/2 ч.к. киптерелгән чикләвек
1/2 стакан алма серкәсе
2 аш. к. зәйтүн мае.

Ничек әзерләргә:

   Үрдәк түшкәсенең койрык, муен тирәсендәге тиресен, канат очларын кисеп алабыз. Зур мистә маринад өчен барлык ингредиентларны катнаштырабыз. Маринадка үрдәкне салабыз, мис капкачын ябабыз һәм бүлмә температурасында (яки суыткычта төнгә) 4-6 сәгатькә калдырабыз. Маринадлау процессында үрдәкне берничә тапкыр әйләндерергә кирәк.

  Алмаларны чиреккә бүләбез, уртасын алабыз. 3-4 өлеш алма салабыз. Калган алмаларны мискә салып, бераз тоз, үсемлек мае белән болгатабыз. Маринадтан үрдәкне алабыз һәм катнашманы пешерү өчен җиңелчә майланган үсемлек мае белән майланган формага салабыз.

   Кырыйларына үрдәк куышлыгына салынган бер чирек алманы салабыз. Аларга тагын бер чирек суган һәм бер ярым кишер өстәргә мөмкин. Калган дүрттән бер алманы үрдәк янына формага салабыз (алманы күбрәк тә алырга мөмкин, алар пешкән вакытта кечерәя). Үрдәкне 190 С ка кадәр җылытылган духовкага куябыз. Үрдәк ите якынча 30 минут эчендә йомшара. Гадәттә зур булмаган үрдәк 1 сәг. 15 мин. - 1 сәг. 30 мин. эчендә пешеп өлгерә.

   15 минут саен форма төбеннән соклар агып чыга. Үрдәк белән янәшә формада яткан алмалар бик тәмләп үзләреннән-үзләре кызарып чыга. Без аларны гарнирга бирәбез.
Ә үрдәк куышлыгында пешерелгән алмалар андый ук йомшак һәм кызыклы булмый. Күпчелек очракта аларны кулланмыйлар.
Гарнирның бер варианты: карамелләнгән алмаларга пешкән дөге өстәргә мөмкин.
Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Балтач таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев