Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән!

Узып баручы - 2015 ел тарихка, иң беренче чиратта, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее белән кереп кала.

Хәзерге болгавыр заманда Җиңүнең роле дөнья күләмендә арта бара. Тарихны киредән язарга, безнең Бөек Җиңүне үзләштерергә теләүчеләр дә очрап тора. Сугышны үз башларыннан кичергән, тылда хезмәт куйган әби-бабайларыбыз, бармак белән санарлык кына булса да, исән-саулар әле. Аларның батырлыгын яшь буынга ирештерү, истәлекләрен мәңгеләштерү буенча ил күләмендә зур эш алып барылды. Татарстан керәшеннәре дә ул эшнең үзәгендә кайнады, дип, тулы ышаныч белән әйтә алам.

Узып баручы ел, Украинада, Сириядә һәм тагын кайбер мөселман илләрендә барган болганышлар аркасында, илебез экономикасына да сизелерлек эзен салып китә. Америка Кушма Штатлары, Көнбатыш Европа илләре тарафыннан кертелгән санкцияләр каешларыбызны буарга, җиңнәребезне сызганып, үз көчебезгә генә таянып яшәргә этәргеч бирде. Без , тагын да ныграк тупланып, бер йодрык булып эшләргә тиешлегебезне аңладык. Авырлыклар шактый булса да, без алар алдында тукталып калмадык, килеп туганнарын берәм-берәм хәл итә барабыз. Инде бусагага җитеп, ишек шакучы Яңа - 2016 елда да андый авырлыкларны чишәрлек юллар табарбыз дип ышанам.

2015 ел тагын Әдәбият елы буларак та тарихка кереп кала. Карендәшләребез арасыннан күп кенә каләм ияләре ел буена үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашты. Алар "Туганайлар" газетасы белән дә хезмәттәшлек итте. Казаннан Григорий Родионов, Луиза Янсуар, Ренат Архипов, Әлмәттән Людмила Аланлы, Зинаида Захарова, Түбән Камадан Мария Логинова, Никифор Тукмачев, Елизавета Малова кебек шагыйрьләребезнең яңадан-яңа әсәрләре басыла торды. Иҗатының күп өлешен керәшен темасына багышлаган хөрмәтле шагыйрәбез - Клара Булатованың Габдулла Тукай исемендәге бүләккә лаек дип табылуы да безнең өчен зур сөенеч булды.

Якынлашып килүче Маймыл елы безгә теләктәшлек итәр, ә без, үз чиратыбызда, кризисларга, авырлыкларга бирешми, үз алдыбызга куйган бурычларыбызны җиренә җиткереп башкарып чыгарбыз, дигән өметтә калам.

Яңа ел барчабызга да күңел көрлеге, гаилә иминлеге, тормыш муллыгы алып килсен. Хөрмәтле карендәшләрем, Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән Сезне!

Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев