Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән!

Узып баручы 2017 елны да тарих битләренә теркәп куяр вакыт җитте. Шөкер, Республика керәшеннәре өчен уңышлы һәм бәрәкәтле булды ул. Һәрбер өлкәдә - мәдәнияттә дә, рухи һәм иҗтимагый тормышыбызда да күп эшләр эшләнелде. Алар барысы да халык алдында, күзгә күренеп тора. Үтә дә үзенчәлекле, бай культурабызны, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне барлап,...

Узып баручы 2017 елны да тарих битләренә теркәп куяр вакыт җитте. Шөкер, Республика керәшеннәре өчен уңышлы һәм бәрәкәтле булды ул. Һәрбер өлкәдә - мәдәнияттә дә, рухи һәм иҗтимагый тормышыбызда да күп эшләр эшләнелде. Алар барысы да халык алдында, күзгә күренеп тора. Үтә дә үзенчәлекле, бай культурабызны, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне барлап, башкаларга күрсәтүче күп санлы иҗат коллективларына, талантлы һәм ихлас карендәшләребезгә рәхмәтем чиксез зур. Аларның эшен Республикабыз җитәкчеләре дә югары бәяли. Керәшеннәр күпләп яшәүче район-авылларда иман йортлары ачылу да нык куандыра. Киләчәгебез булган яшь буынның җәмгыятьтә ныклы адымнар белән атлавын, аларның халыкара, россиякүләм чараларда халкыбызны лаеклы итеп тәкъдим итүләрен һәм уңышларын күрү - зур горурлык.

Яңа елда Казан шәһәренең үзәгендә Керәшеннәрнең иҗат үзәге ачылып, йортыбыз төрле чараларга бай булып, гөрләп торыр, дип өметләнәбез. 2018 ел - керәшен дөньясында шагыйрь, священник Яков Емельяновны (Җырчы Җәкәү) искә алу елы да булачак. Бу өлкәдә дә барыбыз бергә бер йодрык булып, зур максатлы эш алып барырбыз, дип өметләнәм. Киләчәктә дә яулаган үрләребезне тотып, тагын да югарыракка омтылып, һәр эшне җиренә җиткереп, авырлыкларны җиңеп, алдыбызда торган бурычларыбызны үтәрбез. Якынлашып килүче Эт елы да безгә теләктәшлек итсен.

Хөрмәтле карендәшләрем! Яңа ел барчагызга да күңел көрлеге, нык сәламәтлек, тормыш муллыгы алып килсен, гаиләләрегез бәхеттән тулып торсын.

Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән сезне!

Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван ЕГОРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев