Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа дөнья ачтым

Мин Актаныш районының саф татар авылында туып үстем. Яшь вакытта керәшеннәр турында берни белми идем. Казанга бухгалтерлыкка укырга килгәч шулай, Светлана Яковлева дигән бер студенткага укытучыбыз: "Почему по-русски плохо говоришь?"- ди. "Я же не русская", диде бу. Беренче тапкыр керәшен кызы белән шунда таныштым. Совет чорында кешеләр арасында ниндидер аермалыклар...

Еллар үтте. Берчак миңа танышларым: "Бер редакция үзенә хисапчы эзли", диделәр. Барып җитәкчеләре белән танышып кайттым, эшли башларга килештек. Бу "Туганайлар" газетасы hәм аның җитәкчесе Людмила Даниловна Белоусова иде. Шул көннән үзем өчен яңа бер дөнья ачтым. Моңа кадәр мин керәшеннәрне гел белмәгәнмен булып чыкты. Рус исем-фамилияле, татарча сөйләшүче кешеләр - алар шулкадәр дә бай традицияле, тарихлы hәм бик горур халык икән! Шаккаткыч бит, hәр авылның үз җыры, үз бәйрәме, горурланырлык батыр уллары, генераллары, язучылары, җырчылары бар! Ә безнең җитәкчебез Людмила Даниловна Татарстанның гына түгел, Россиянең бөтен керәшен авылларын, авылындагы кешеләрен исемләп белә булып чыкты!
Бик тату, профессиональ коллектив тупланган иде. Бөтен бәйрәмнәрне махсус сценарийлар төзеп, сюрпризлар белән, спектакль, шоу формасында уздырып, бер йодрык булып, дус, күмәк эшләдек без. Нишлисең бит, заманалар үзгәрә шул. Редакция хәзер башкалада. Без, ветераннар, узган елларны сагынып искә алып, Чаллыда яшибез. 15 елның 7 елын мин дә, туганайларым, сезнең белән бергә уздым. Газетаны юбилее белән чын күңелдән котлыйм! Алда да сезгә иҗади уңышлар, яхшы хезмәткәрләр, әйбәт финанс мөмкинлекләре теләп - хисапчыгыз Идая ГАБДРАХМАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев