Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әй, Рождество бәйрәме

Яңа елны авыл көтә Бар туганнары белән. Рождество килеп җитә Нардуганнары белән. . Ләке халкы ду китерер Җилдә дә, буранда да. Аштан ашка эрәт йөрер, Без үскән урамда да. Таралган, диеп атама, Ләке әле нык тора. Без яшәгән ихатада Яңа чиркәү утыра. Саклар халык акылын да, Иманын да шушында. Чын...

Яңа елны авыл көтә
Бар туганнары белән.
Рождество килеп җитә
Нардуганнары белән.
.
Ләке халкы ду китерер
Җилдә дә, буранда да.
Аштан ашка эрәт йөрер,
Без үскән урамда да.

Таралган, диеп атама,
Ләке әле нык тора.
Без яшәгән ихатада
Яңа чиркәү утыра.

Саклар халык акылын да,
Иманын да шушында.
Чын йөрәктән изге юлда
Йөрсә Алла йортына.

Диннең өйрәтми берсе дә
Явызлыкка бәндәне.
Игелек уят кешедә,
Әй, Рождество бәйрәме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме шигърият Рождество