Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Мишурин Казанда "Ел укытучысы – 2017” шәһәр бәйгесендә җиңү яулаган

2 март көнне башкалабызда "Казан шәһәре ел укытучысы - 2017" шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгедә икенче урынга карендәшебез, Казан шәһәренең Идел буе районына караган 68 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә физика дәресләрен укытучы Владимир Мишурин лаек дип табылды. Педагог Казанны республика "Ел укытучысы" бәйгесендә тәкъдим итәчәк.

- Узган ел "Педагогик дебют" дип исемләнгән, хезмәт стажы өч ел булган яшь укытучылар номинациясендә катнашкан идем. Җиңү яуламасам да, жюри әзерләгән чыгышымнан канәгать калган иде. Быел инде тәрҗибәле педагоглар белән көч сынаштым. Иң элек район этабында ярышып, шәһәрнекенә барлыгы 20ләп укытучы үттек. Бәйге сынаулары - эссе язу, Интернетта укытучы сайты әзерләү, методик семинарларда катнашып, башка укытучыларга мастер-класслар күрсәтү булды. Финалга алты тәҗрибәле укытучы һәм дүрт яшь укытучы чыкты. Монда ярыш белем бирү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышу белән башланды. Әлеге түгәрәк өстәл мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин катнашында узды. Аннан соң, төрле темаларга дәресләр, мастер-класслар уздырдык, - дип сөйләде Владимир Мишурин.

13-17 март көннәрендә "Ел укытучысы"ның республика этабы узачак. Владимир бәйгенең һәрбер этабның төптән уйланып, кызыклы эшләнелгәнен искәртеп узды. Әзерлек вакытында ярдәм иткән, терәк булган коллегаларына, директоры Энҗе Ибатулловага зур рәхмәт белдерде.

Владимир тамырлары белән Мамадыш районының Албай авылы егете. Алабуга дәүләт педагогия университетының физика һәм математика бүлеген тәмамлап, Казанга килә. Университетның механика һәм математика факультетында магистратурада укыганда, мәктәптә белем бирә башлый. Аның үзе җитәкләгән классы да бар. Педагоглык стажы биш ел.

Владимирга республика "Ел укытучысы" бәйгесендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев