Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева: "Бәрмәнчек" ансамблендә шәкертләрем эшләвенә шатланам"

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең иҗатын уңай бәяләде

– “Бәрмәнчек” – керәшен халкының йөзек кашы. Ансамбль елдан-ел үзенең репертуарын баета, тулы залларда концертларын тәкъдим итә. Керәшен халкының бөтен мирасын – җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен истә тотып, үзенчәлекле һәм керәшен рухына килешле концерт программалары ясый. Ансамбльнең вокалы да, хореографиясе дә менә дигән. Гомумән, “Бәрмәнчек” республикада бердәнбер карап торган профессиональ дәрәҗәдәге керәшен ансамбле. Бу дәүләт фольклор ансамблендә шәкертләремнең уңышлы эшләвенә мин бик шатланам. Киләчәктә репертуарлары тагын да баесын, тамашачылары артсын, яшь артистларга фольклор ансамблендә эшләү кызыклы һәм күңелләренә ятышлы булсын. Иҗат уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев