Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виктор Селиверстовның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды

14 сентябрьдә, Алабуга районы керәшеннәренең айлыгына багышлап, рәссам Виктор Селиверстовның “Штрихи к портрету” дип исемләнгән шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды.

Виктор Селиверстов талантлы рәссам буларак билгеле, ул – Бөтенроссия Спас ярминкәсенең даими катнашучысы. Әлеге ярминкә ел саен Алабуга шәһәрендә үтә. Шулай ук, рәссам шәһәр, республика, региональ күргәзмәләрдә һәм симпозиумнарда актив катнаша. Аның хезмәтләре Татарстан һәм Россиянең шәхси коллекцияләрендә урнашкан. Картиналарында хайван сурәтләрен, натюрмортлар, төрле шәхесләрнең портретларын күрергә мөмкин, Тукай әсәрләренә нигезләнгән театр декорацияләренә һәркем хозурлана ала.

Кунаклар арасында Татарстан республикасы рәссамнары берлегенең пленар-күргәзмә эшчәнлеге координаторы, Татарстан республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы Антонина Елисова, вокал буенча халыкара бәйгеләр лауреаты, Виктор Александровичның якташы Надежда Игнатьева, Алабуга районының үзәкләштерелгән китапханә директоры Светлана Чиркеева, "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле директоры Артур Поляков та булды. 

Людмила Белоусова, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры:

- Виктор Александрович белән утыз елдан танышбыз. Күп еллар дәвамында төрле конкурсларда, күргәзмәләрдә катнашабыз. Бүген Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгебездә үз халкына тугры хезмәт итүче, портретлар остасы Виктор Селиверстовның күргәзмәсе ачылуына шатмын. Барыгызны да күргәзмә ачылуы белән тәбрик итәм. 

Светлана ЧиркееваАлабуга районының үзәкләштерелгән китапханә директоры:

- Керәшен мәдәнияте айлыгы тугызынчы мәртәбә үткәрелә. Соңгысы булмавына ышанып калыйк. Виктор Александровичка иҗади уңышлар, яңа пректлар, сәламәтлек, төрле шәһәрләр һәм регионнар белән хезмәттәшлек телим. 

Ачу тантанасында Виктор Селиверстовның якташы Надежда Игнатьева музыкаль бүләк әзерләде, шулай ук, Җырчы Җәйәү йортында эшләп килүче "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле "Тәрбит такмаклары" җырын башкарды.

Күргәзмәгә 30 сентябрьгә кадәр килеп була. 

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев