Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ветеран ватанпәрвәр буын калдырды

Зәйдә бүгенге көндә 15 сугыш ветераны яши, кызганыч, алар сафы елдан-ел кими. Күптән түгел Сармашбаш җирлегеннән соңгы ветеран - тумышы белән Федоровка авылыннан булган Матвей Абрамов бакыйлыкка күчте. Клавдия белән Матвей Абрамовлар, ветераннар өчен торак шартларын яхшырту программасы буенча фатир алып, соңгы елларда Зәйдә гомер иттеләр

Ил агасы Матвей - дошманны җиңеп, тормышны җигелеп тарткан ветеран. Кечкенәдән авырлык күреп үсә ул. Әтисенә халык дошманы дигән ярлык тагып, хуҗалыктан барлык  кирәк-яракны алып чыгып китәләр. Йорт, каралты-кураны да тартып алалар хәтта. Гаилә башлыгын исә төрмәгә утырталар. Матвей әнисе, абыйлары белән землянкада көн күрә. Әтиләре шул китүдән кайтмый, аның үлүе турында хәбәре генә килә. Шул рәвешле, Матвей кыенлыклар күреп үсә. Өстәвенә, илдә сугыш башлана. Ул хәвефле елда Матвейга нибары 15 яшь кенә була.  Абыйлары сугыш чыкканның икенче көнендә фронтка алына. Матвей әнисе белән генә кала, колхоз һәм хуҗалык эшләре, ачлык һәм ялангачлык сыгылдырмый яшүсмерне. Абыйларының үлеме турында бер-бер артлы килгән  кара мөһерле хат әнисенең саулыгына  нык тәэсир итә.  Кайгы урап алган анага кече улы Матвейны да сугышка озатырга туры килә. Ул 18 яше тулар-тулмас 1944 елда фронтка алына. Саратов өлкәсендә укчылар полкында хәрби әзерлек курслары үтә. Бер елдан соң аны запас укчылар полкына җибәрәләр: якташ Белоруссия, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша.  Висла елгасы буендагы каты бәрелештә аларның полкы бөтенләй диярлек юк ителә. Полкта исән калган җиде кешенең берсе Матвей була, ни хикмәт,  ул сугышта бер дә яраланмый. Җиңү көнен якташ Берлинда каршылый һәм биредә җиңү уңаеннан махсус парадта катнаша. Матвей ага Кызыл Байрак ордены, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләренә ия була.  Сугыш беткәч тә туган авылына тиз генә кайта алмый ул. Башта Германиядә, аннан Львовта хәрби хезмәт уза. Кыс-касы, сугыш бетеп, биш ел узганнан соң гына туган авылы  Федоровкага кайта.
Фронтовик кайтуга, терлекчелек тармагында эшли башлый. Федоровканың уңган кызы Клавдия белән гаилә кора. Ирле-хатынлы Абрамовлар Чапаев исемендәге колхозның игенчелек һәм терлекчелек тармагында тырыш хезмәт куялар.    Гаиләдә берсеннән берсе тырыш алты бала үсә. Балалары Александра, Николай, Анна, Григорий, Михаил, Галина тормышта үз урыннарын тапты.
Матвей Абрамовның  улы Григорий Матвеевич, оныклары Виталий Егоров, Вероника Матвеева -  районда мәгълүм  табиблар. Григорий Матвеевич Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре исеменә лаек булды, берничә мәртәбә шәһәр Советы депутаты булып сайланды.  Ул - «Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018» бәйгесе җиңүчесе. Матвей Абрамовның кече кызы Галина да  медицина өлкәсендә хезмәт куя.
Алма агачыннан ерак төшми, диюләре хак: Матвей Абрамовның уллары, оныклары да хәрби хезмәтләрен намус белән үти. Михаил  Германиядә артиллерия белән идарә итү взводында разведчик буларак хезмәт итә. Николай Абрамов исә армия хезмәтенә 1972 елда алынып, Гомель өлкәсе  Мышанка поселогында курслар узгач, көнбатыш Украинада РВСН гаскәрләрендә (сержант, взвод командиры урынбасары була)  өлкән электромеханик дизелист вазифасында  хезмәт итә, Совет армиясе отличнигы буларак бүләкләнә, спортчы була. Матвей аганың оныгы Евгений Абрамов Оренбург өлкәсе Тоцк-4 поселогында взвод командиры урынбасары, өлкән сержант вазифасында хезмәт итә.
Ветеран ил-көнгә мәгълүм ул-кызлар, ватанпәрвәр буын калдырды.

Рәзимә Кашапова,

"Зәй офыклары" газетасы

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев