Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валерий Фарфутдинов – җаны-тәне белән геолог - фото

Апрель аеның беренче ялы – геологлар көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 7сенә туры килде

Карендәшләребез арасында да геолог профессиясе сайлаучылар бар. Шуларның берсе Бурятия якларында гомер итүче Валерий Фарфутдинов. Ул гомер буе әлеге профессиягә тугры калган. Әле хәзер дә эштә, ерак командировкаларда...

Валерий - "Одноклассники" социаль челтәрендәге "Керәшеннәр" группасының актив члены. Шушы группа ярдәмендә без, "Туганайлар", 2011 елда аның Мамадыш районы Ылыя (Уткино) авылындагы туганнарын табарга булышкан идек. 2014 елда Валерий алар белән күрешергә кайтты.

“Аның әбисе Төкери Аннасы, өч кызын ияртеп, нужа куып, сугыштан соң вербовка белән Бурятия якларына чыгып киткән. Анна түти күптән мәрхүм инде. Ылыяда туган әнисе Начтый түтигә дә бүген 83 яшь инде. "Әни бик дулкынланды, борчылды, әллә бармыйсыңмы соң, улым, диеп тә карады, - ди Валерий. - Монда безне көтүче, хәтерләүче булмас, дип курыкты. Ләкин минем "историческая родина"ны бик күрәсем килде..." – дип сөйләгән иде Валерий ул вакытта.

Ылыяда Кузнецовларда, Җөридә Петровларда Валерийны зурлап кунак иткәннәр. Әбисенең йорт нигезе урынында, зиратта булган, әнисен хәтерләгән өлкән кешеләрне табып, телефоннан сөйләштергән. Җөри Питравын күреп таң калган, Юкәче чиркәвенә барып, шәмнәр куйган.

“Бик зур бурычны үтәдем. Әни, кайта алмаса да, кайткан күк булгандыр”, - дип сөйләгән иде Валерий.
Фотолар Валерий Фарфутдиновның шәхси архивыннан алынды. Анда командировкаларда төшерелгән мизгелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев