Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валентина Максимова: "Керәшен үзәге безне борчыган сораулар буенча эшләсен иде"

Керәшеннәрнең республика мәдәният үзәге нинди булырга һәм анда нинди юнәлешләрдә эш алып барылырга тиеш? Бу сорауларга ветеран журналист, керәшен этникасы белгече Валентина Максимова үз фикерләрен белдерде

 Валентина Максимова, ветеран журналист, керәшен этникасы белгече:

– Бу темага газетаның № 22 (386) санында басылган Лидия Пасыеваның  фикерләре белән тулысынча килешәм.  Әлеге культура үзәге барлык керәшен өчен дә бер уртак йорт булыр, дип өметләнәм. Һәр кешегә дә ишеге ачык булсын, Казанга килгәннәр анда керми кайтып китмәсен. Кызыксындырган сорауларына шушында җавап таба алсыннар иде.

Ишектән керү белән үк, менә бу керәшеннәрнеке дип атарлык, бүтән шун -дый үзәкләрдән үзгә булып, аерылып торсын иде ул. Моның өчен бинаны үзебезнең стильдә, этник элементларыбызны кулланып бизәп куйсак иде.

Аннан соң, керәшен тормышының бөтен башлангычы шушы Үзәктән башлансын иде. Шиһабетдин Мәрҗаниинститутында Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге ачылгач та бик сөенгән идек. Әмма ул Үзәк, без теләгән юнәлештә эшләмәгәч, барыбызны да борчуга салды. Яңа ачылачак Керәшен үзәге нәкъ тә безне борчыган сораулар буенча эшләсен иде. Керәшеннәрнең тарихын өйрәнү, аларны барлау турында эшне үз өстенә алсын иде. Минемчә, Керәшен үзәге махсус план буенча эшләргә тиеш. Бу планнар, уртак фикергә килеп төзелсен, алар турында башка халыклар да белеп торсын иде.

Газетаның бер санында “Керәшен Казнасы”н булдыру турында материал чыккан иде. Элеккеге заманда да керәшеннәрнең уртак фонды булдыру мәсьәләсе күтәрелгән. Хәзерге заманда да бу бик кирәкле нәрсә. Керәшеннәр арасында да булдыклы, уңган, дәрәҗәле кешеләребез шактый. Күпләре — керәшенлекләреннән куркып, күренмичә, керәшен тормышында, хәрәкәтендә катнашмыйча гына яшәп яталар. Алар да бу Үзәккә килсеннәр иде, кирәкле нәрсәләрне белешеп, булышып торсалар иде.

Яшьләребез бик күп булса да, алар арасында керәшенлек өчен җан атып йөрүчеләр әле бармак белән санарлык кына. Бу юнәлештә дә Керәшен йорты актив эшләргә тиеш. Яшьләребез генә түгел, өлкән буыннар да шактый гына күренекле кешеләребез турында белми. Шул асыл затларыбыз турында Үзәктә стендлар, күргәзмәләр эшләнсен иде.

Бу Үзәк Тихвин чиркәвебез янында, Ходай биргән бик бәрәкәтле җирдә урнашкан. Эшли башлагач та, Үзәкнең шул бәрәкәте югалмасын. Гөрләтеп эшләп, һәркемне үзенә тартып торсын иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев