Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадимның кызу җәе

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров өчен узган җәй бик сөенечле булды, дисәк тә ялгышмабыз

Яраткан җырчыбызның гаиләсе ишәйде, икенче кызлары Ильяна дөньяга килде. Ильяна исеме – тыныч холыклы, ачык куңелле, талант иясе дигәнне аңлата, - дип шатлыгы белән уртаклашты Вадим.

Олы кызлары Ульяна исә, быел беренче класска укырга керде. Бала белән бергә әти-әни дә кабат укый башлый бит. Димәк, Вадим янәдән “первоклассник”. Баласын беренче тапкыр мәктәпкә биргән әтидән хис-кичерешләре турында белешеп, артист белән элемтәгә кердек. 

- Ульянаны мәктәпкә дүртенче яшеннән бирле әзерлибез. Балалар бакчасына бирмичә, “Росинка” иртә үсеш мәктәбенә әзерлек дәресләренә йөрттек. Атнага ике тапкыр, көнгә дүрт-биш дәрес укыды. Инглиз телен дә бераз өйрәнде. Үзенә кирәклесен иркен куллана ала. Балаларны мәктәпкә алдан әзерләүне кирәк, дип саныйм. Хәзер заманасы да безнеке түгел инде, башкача бит. Кызымның мәктәпкә бик барасы килде дип, әйтә алмыйм. “Институтка керәсе килә”, - дип әйтә башлады инде ул. Мәктәпкә укырга барып кайткач, бик ошады, ди. “Бөтен нәрсәне дә беләм мин хәзер”,- дип сөенә. Үзем дә мәктәпне әле генә тәмамлаган кебек, вакыт бик тиз уза шул, - ди әти кеше. 

Ульянаны укырга Казан шәһәренең 149нчы санлы Лицеена биргәннәр. Бу лицейны, артист балалары күп укыганлыктан, халык телендә “филармония мәктәбе” дип тә атыйлар икән.

Көзнең матур килүе дә Вадимның иҗатында чагылды. Күптән түгел генә тәкъдим ителгән “Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып” дигән җырына Вадим якташлары белән бергә клип төшерде. Матур табигать кочагында әзерләнүче видеоязмада Кукмара районының “Карендәшләр” фольклор ансамбле төп рольне башкара. Съёмкалар бик күңелле узган, тиздән тамашачы артистларның эшенә бәя дә бирә алачак.

Фото: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев