Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаровның күңеле нигә әрни?

19 декабрь көнне Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров тагын бер өр-яңа җырын тәкъдим итте

Вадимның декабрь ае бик уңышлы булып чыкты. Әллә инде ае шулай булды, әллә инде ел ахырына җиткәнче планлаштырып куйган эшләрен бетерү максаты белән, Вадим яраткан тыңлаучыларына берьюлы өч җыр тәкъдим итте. Ике җыры белән Вадимның тыңлаучылары ай башында ук танышты. Болар - Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән берлектә башкарылган "Елмай" һәм Алсинә Сәләхова сүзләре, Фирзәр Мортазин көенә яздырылган "Сине югалтудан куркам никтер" җырлары. "Икесе дә бик матур килеп чыккан. Вадим теләсә кайсы җырдан хит ясый ала", - дип безнең бер укучыбыз комментарий да язып калдырган иде. Өченче җырын Вадим кичә Вконтакте социаль челтәренә чыгарды. Бу җырының исеме "Әрнемә әле күңел", дип атала. Руслан Чернов сүзләренә Айдар Тимербаев иҗат иткән, Илдар Ногманов аранжировкасына яздырылган җыр. "Рәхәтләнеп тыңлагыз һәм сезнең фикерләрегезне көтәм", дип язып калдырган атказанган артист. Сездән Вадимның яңа җырына фикерләрегезне көтеп калабыз. Бу җыры да, бер укучыбыз әйтмешли, хит була алыр микән? Ничек уйлыйсыз?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вадимның бу җыры безгә - өлкәннәргә девиз итеп җырлап йөри торган җыр булып чыккан.