Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: Миңа кырык яшьләр бирәләр...

Вадим Захаров белән интервьюдан өзек

- Гәүдәмә караганда мин күпкә яшьрәк. Миңа кырык яшьләр бирәләр, әмма мин әле күптән түгел генә утызны тутырдым.
Ябыгу турында күп уйландым инде. Диеталарда да утырып карадым. Әмма тән төзелеше шулай булгач, бернәрсә дә эшләп булмый. Авырлык нинди тизлек белән артадыр, хәзер үлчәнгәнем дә юк инде.
Үземнән ябык кеше күрсәм, сөенәм инде. Винарис Ильегет янында басып торуы аеруча ошый, үземне нечкәбил дип хис итәм. Аның белән карточкага гына төшәсе килеп тора. Мыскыл итеп әйтмим, беррүк үпкәли күрмәсен.
Тазару яхшыга түгел инде. Авырлык белән бергә проблемалары да арта, кан басымы күтәрелә. Дуслар әйтә: ябыгып, матураеп концерт программасы эшләсәң, тамашачы да "Кара, ничек ябыкты икән", - дип, сенсация күреп, концертыңа агылыр иде, диләр.
Бар да Аллаһы кулында. Иң мөһиме - тамашачы мине ничек бар, шулай кабул итсен иде.

 

Зоя Солошина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев