Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: “Башкортстанда яшәүче керәшеннәр мине белми”

Башкортстанның керәшеннәр күпләп яши торган Бакалы район үзәгендә Вадим Захаровның концерты булмый калган

Вадим Захаров быел беренче тапкыр Башкортстан Республикасына концертлар белән чыкты. Җырчының күрше республикада беренче концерты Нефтекамск шәһәренең Филармония залында үтте. 24 мартка кадәр һәм апрель айларында Вадим Захаров Башкортстанның төрле шәһәр-авылларында концертлар бирә.

Ә Башкортстанның Бакалы районындагы мәдәният үзәгендә үтәргә тиешле концертын Вадим Захаровка кичектерергә туры килгән. “Бу очрашуны аеруча да көтсәм дә, концертны 2 апрельгә күчерергә туры килде. Әлеге якларда үзебезнең карендәшләр - керәшеннәр яши бит. Ләкин әле монда Вадим Захаров исемле җырчыны белеп бетермиләр икән. Башка концертларда тамашачылар таралышыр алдыннан яныма кереп: “Нинди урыс малае килде микән дип күрергә килдек. Мондый тавышлы җырчылар бик сирәк, киләсе концертларда зал тутырып, әбизәтельно киләбез, дип китәләр”, - дип сөйләде Вадим Захаров.

30-31 март көннәрендә Вадим Захаровның концерты Казанда – Филармония залында үтәчәк.

- Яңа сезон өчен Тукай районы Мәләкәс авылында яшәүче Николай Храмов яздырган җырлар арасыннан яңа керәшен җырулары әзерләдем. Тамашачы яратыр дип өметләнәм, диде ул.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев