Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров концертына билетны кемгә биргән?

20 мартта Татарстанның халык артисты Вадим Захаров инстаграмга үзенең авыл клубында ике ягына икешәр әбине утыртып төшкән шаян фотосын куйган иде.

Җырчы конкурс игълан итте: әлеге фотога карата ике яки дүрт юллык көлкеле рифмалар язып җибәрергә кирәк. Кемнеке иң кызыклы дип табылса, шул кеше Вадимның 8 апрельдә Филармония концертлар залында булачак концертына ике кешелек билетка ия булачак. Җырчы шул көнне кичен җиңүчене билгеләргә тиеш иде. Язып та карадылар соң!Галкин, Пугачевадан башлап, Вадимның тормыш иптәше Лариса, хәтта сыер, үгез кебек йорт хайваннарына хәтле телгә алынган иде. Кызык итеп язылган, шаян шигырьләрне кешеләр рәхәтләнеп укыды. Халык мәш килеп, мәзәк шигырьләр язды, һәркемнең дә концертка барасы килде. Көн саен, кешеләр, инстаграмга кереп карады, җиңүче кем булыр икән, дип, зарыгып, нәтиҗәләр көтте, тик Вадим үзе генә хәбәрсез югалды. Ниһаять, ике атнадан соң, җырчы элемтәгә керде. Барысына да активлыклары өчен зур рәхмәт әйтеп, 119 комментарий арасыннан җиңүче итеп өч кешене билгеләде. Алар - Гульназ Хаким, Разиля Мухаметзянова һәм безнең "Туганайлар"газетасы журналисты Нина Вараксина. Шулай итеп, Нинабыз иртәгә концертка бара.

"Мин кызларга бик бай бүген,

Солтан Сөләйман кебек.

Яннарымда утыралар

Барысы да курчак кебек."

"Кызлар - йолдызлар, янымда

Бик матур утырасыз.

Берәрегезне озатсам,

Калганнар тузынасыз", - дип шаяртып язган иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев