Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Утта янмый, суда батмый

Бүген авыл хатын-кызлары көне. Шушы уңайдан, Чистай районының Бахта авылында гомер итүче фермерлык белән шөгыльләнүче Екатерина Акманова турында язабыз.

Һәр кеше үзенчә эшли, тырыша. Күпләр пай җирләрен үзләре эшкәртә, ләкин рәсми рәвештә фермерлык хуҗалыгы булып теркәлгәннәре Бахта авылында икәү генә икән.

Утта янмый, суда батмый торганнардан ул, дип, безне Екатерина Акманова белән таныштырдылар. 35 яшендә өч баласы белән тол калган сылу хатынның зур абзары тулы малларын күреп, шаккаттык. Сөенә-сөенә, безне малкайлары белән таныштырып китте. Газиз ирен югалткач, авылны ташлап китү турында уйлап та карамаган ул. Ялгыз калу хәсрәтен дә, йөрәк җимешләренә яхшы тәрбия бирү дә, авыл тормышының бар авырлыклары да аның нәфис җилкәләренә төшә. "Шәһәрдә туып-үссәм дә, авыл миңа бик ошый. Хайваннарны җылытырга, ашатырга, авырганда уколларын да ясарга кирәк. Көн белән төнне бәйләүче эш бу. Биш сыердан сауган сөтне тапшырып, акча алабыз, заказга эремчек, сөтөсте дә ясыйм,- дип сөйли капка төбендәге зур УАЗ машинасын да җигәрләгән Екатерина. - Элек булган җирләребездән печәннәрне кул белән җыя идек. Хәзер эш бераз җиңеләйде - техника кулланабыз." Кечкенә кызы да аппарат белән сыер саварга да булыша икән. Песиләрне, этләрне дә үлеп ярата. Үсеп җиткәч, бәлки, әнисенең эшен дә дәвам итәр ул. Шулай ипләп кенә, зарланмый гына, үз дигәненә ирешеп ята бу гаилә. Әле Екатерина авыл фольклор ансамблендә дә җырлый икән.

Екатеринаның түземлегенә һәм тырышлыгына чиксез соклансак та, бераз моңсу да булып китте. Язмыш җиле һәрберебезне төрлечә сыный шул... Сәламәтлек һәм бәхет телибез Екатеринага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев