Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уртак югалту

20 апрель көнне педагог, үзешчән тикшерүче, туган як тарихын өйрәнүче, "Туганайлар"ның актив хәбәрчесе, дусты - Зәй кызы Раиса Ахтямовна Мартынова (Дәүләтбаева) арабыздан китте. Армый-талмый куйган хезмәтләре өчен, ул 3 нче дәрәҗә Святая Анна орденнары кавалеры исеменә лаек булды. 2 нче дәрәҗә Святой Станислав ордены белән бүләкләнде.

Раиса Ахтямовна кечкенәдән нечкә хисле, һәр нәрсәдән матурлык эзләүче булып үсә. 2000 нче еллардан ул танылган художниклар - В. Акимов, А. Петров, А. Черный, Л. Мишин, А. Кротов картиналары коллекцияләрен җыя. Республикабыз шәһәрләре музейларында әлеге эшләрдән күргәзмәләр оештырып, матурлык сөюче йөзләгән кешене сөендерә. Меценатлык эшен ире - Геннадий Петрович Мартынов белән берлектә алып бара. Күргәзмәгә куелган эшләрнең күпчелеген алар музейларга бүләк итеп калдыралар.

Раиса Ахтямовна 2001 елдан бирле, Беренче Бөтендөнья сугышы тарихын өйрәнә. Бу өлкәдә ул кыйммәтләре буенча бәяләп бетергесез архив материаллары, фотографияләр, документлар туплый. Авылдан авылга йөреп, иске чердакларда актарынып, йөздән артык солдатның фотосурәтен таба, аларны реставрацияли. Зәй районындагы Сарсаз-Баграж, Урта һәм Югары Баграж, Федоровка, Сарман районы Илексаз, Ләке авылыннан китеп, Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышында катнашучыларның исемнәрен халыкка таныта. "Забытые имена Первой мировой", "Забытые солдаты России" дигән исем астында ул туплаган экспонатлар Республиканың Казан, Мамадыш, Сарман, Зәй, Менделеевск кебек шәһәрләрендә, Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә күрсәтелде. Якташларына багышланган күргәзмә бүгенге көндә Санкт-Петербургтагы Царское Село музеенда тора. Анда Федоровка авылыннан Беренче Бөтендөнья сугышы Герое Порфирий Кустовскийның чемоданын, шинелендәге погоннарын, бүләкләнүе турындагы документларны күрергә була.

Раиса Ахтямовнаның тамырлары Россиянең иң күренекле князьләре - Юсуповларга барып тоташа. Үзенең Родословныен өйрәнгәндә, ул Федоровка авылыннан хезмәткә алынган солдатларның патша охранасында торуларын ачыклый, алар язмышы белән бәйләнешле кызыклы мәгълүматларга тап була. "Туганайлар" битләрендә бу турыда ул язып та чыкты.

21 апрель көнне Зәй шәһәренә Раиса Ахтямовна белән хушлашырга илебезнең төрле почмакларыннан аны белүчеләр, аның хезмәтләрен олылаучылар, аны яратучылар җыелды. Араларында татары да, керәшене дә, башкорты да, урысы да булып, барысының да күзләрендә яшь элпеләре иде. Зәй үзенең яраткан кызын - гомерен якташларын танытуга багышлаган Раиса Ахтямовна Мартынованы соңгы юлга озатты. Башланган, әмма тәмамланмаган эшләре өелеп калды. Укучылары, музей хезмәткәрләре, дуслары, якташлары әлеге эшләрне дәвам иттерергә, аның турындагы якты истәлекне гомергә күңелләрендә сакларга сүз бирделәр.

Без, "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләре, Раиса Ахтямовнаның ире - Геннадий Петровичның, балаларының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Раиса Ахтямовна, хуш, авыр туфрагың җиңел, кара гүрләрең якты булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев