Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уртабагражлылар киләчәгебезнең имин булуын теләп сайлауларда актив катнаша

Бүген – Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне, Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Урта Баграж мәдәният йортында урнашкан сайлау участогы иртәнге сәгать 8дә үз ишекләрен ачты

Әлеге сайлау участогында  113 сайлаучы теркәлгән. Шулардан 6сы -   яшь сайлаучы,  беренче мәртәбә  тавыш бирә.

Участокка иң беренче булып хезмәт ветераны, озак еллар авыл Советында хезмәт куйган Елена  Кузьмина тавыш бирергә килгән.

–Киләчәгебезнең, бүгенге кебек үк, имин булуын телибез. Илебез тыныч булсын, шуның өчен тавыш бирдем,  - Елена Степановна.  

–Сайлаучыларны яхшы кәеф белән килүләре сөендерә. Бигрәк тә өлкән буын активлык күрсәтә,- ди комиссия рәисе Зинаида Утяганова.

Авылның иң өлкән кешеләре – Наталья Кириллова һәм ир-атлардан Михаил Шигаев сайлауларда һәрвакыт катнашып киләләр. Алар бүген дә әлеге мөһим вакыйгадан читтә калмаганнар. Ә беренче мәртәбә сайлаучыларның  күбесе - студентлар, алар бу көнне башка шәһәрләрдән гражданлык бурычын  үтәү өчен махсус кайтканнар. 

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев