Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Багражда "Май чаптылар"

Керәшеннәрдә "Май чабу" бәйрәм атнасы тәмамланды. Бүгеннән - 14 марттан православие динен тотучылар Олы көн уразасына керде. Ул 31 апрельгә кадәр дәвам итә. Зәй районы Урта Баграж авылында «Май чабу» атнасының соңгы көнендә - Кичерешү көнендә керәшен җәмгыятенең яшьләр берләшмәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәм оештырды. Бәйрәм уздыруның...

Керәшеннәрдә "Май чабу" бәйрәм атнасы тәмамланды. Бүгеннән - 14 марттан православие динен тотучылар Олы көн уразасына керде. Ул 31 апрельгә кадәр дәвам итә.

Зәй районы Урта Баграж авылында «Май чабу» атнасының соңгы көнендә - Кичерешү көнендә керәшен җәмгыятенең яшьләр берләшмәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәм оештырды.

Бәйрәм уздыруның беренче максаты - үсеп килүче яшь буынга йолаларны күрсәтү булса, икенчедән, телевизорга береккән авыл халкын урамга чыгару иде. Ерактан кайткан кунаклар да, кыска көннәрдә бер-берләрен күрергә өлгермәгән авылдашлар да рәхәтләнеп аралаштылар, уеннарда катнаштылар. Белен-коймаклар тезелгән самавырлы өстәлләр артында кайнар чәй эчтеләр.

Бәйрәмне район керәшен җәмгыяте идарәсе члены, Зәй керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Николай Тавлинов алып барды.

Клара Ермолаева,

Зәй районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев