Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ураза тотучыларга Яңа ел табынына “Анастасия” салаты ясарга тәкъдим итәбез

Ураза тотучылар өчен "Анастасия" салаты рецепты 6 порция өчен кирәк була: 0,5 кг кишер, 20 әстерхан чикләвеге, 0,5 кг башлы суган, 1 кг шампиньон, 250 г караҗимеш, тәменчә постный майонез, тоз, борыч, кыздыру өчен сыек май. Гөмбәне юарга, пластинкалап, суганны ваклап турарга, кишерне эре угычтан уарга, кайнар суга салып җебеткән...

Ураза тотучылар өчен "Анастасия" салаты рецепты

6 порция өчен кирәк була:

0,5 кг кишер, 20 әстерхан чикләвеге, 0,5 кг башлы суган, 1 кг шампиньон, 250 г караҗимеш, тәменчә постный майонез, тоз, борыч, кыздыру өчен сыек май.

Гөмбәне юарга, пластинкалап, суганны ваклап турарга, кишерне эре угычтан уарга, кайнар суга салып җебеткән караҗимешне саламлап турарга, чикләвекне ваклап турап, уклау белән сытып алырга.

Гөмбәне май салынган кайнар табада вакланган суганның яртысы белән 5-7 минут кыздырып алырга. Икенче табада калган суган белән уылган кишерне 2-3 минут кыздырырга. Әлеге кишергә караҗимеш белән чикләвекне кушып, тоз, борыч сибәргә, яхшылап болгатырга.

Тәлинкәгә башта гөмбәне җәяргә, өстенә бераз майонез сыларга. Аннан чикләвекле, караҗимешле кишерне салырга, өстенә майонез сыларга. Теләк буенча берничә кат итеп эшләргә мөмкин. Чикләвек, караҗимеш белән бизәргә. Суыткычта 1-2 сәгать тотканнан соң, салатны өстәлгә чыгарырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев