Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Урак өсте” якынлаша

Чыгарылыш класс укучыларының иң җаваплы вакытлары җитте. Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау авазлары яңгырап, 11 һәм 9 класс укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга кереште.

Республикада чыгарылыш имтиханнары кампаниясе 26 майдан 1 июльгә кадәр уздырыла. Беренче сынауны 26 майда инглиз теленнән тапшырачаклар. Соңгысы 1 июльгә билгеләнгән.

Имтиханнарның объектив рәвештә үткәрелүе, әзерлек эшләренә бәйле. Республикада 83 урында БДИ тапшырырга мөмкин булачак. Төп дәүләт имтиханын исә 135 урында тапшырачаклар. 54 урында балаларның БДИ да, төп дәүләт имтиханын да тапшырачагы билгеле булды.

БДИ тапшыручыларга килгәндә, аларның саны - 14 946. Моннан тыш, 35196 укучы төп дәүләт имтиханы тапшырачак. Сәламәтлеге белән проблемалар булган 341 бала имтиханны аерым шартларда бирә алачак.

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру кампаниясендә 19 меңнән артык кеше катнаша. Алар арасында имтихан тапшыру пунктлары җитәкчеләре, 14960 оештыручы, 1087 техник хезмәткәр, 180 медицина хезмәткәре, 164 хокук саклау органнары хезмәткәрләре, 300 ләп элемтә компанияләре хезмәткәрләре дә бар. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конфренциясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быел да имтихан бирүчеләр, металл рамкалар аша узып, имтихан тапшыру кабинетларына керәчәк. Аларны он-лайн рәвештә күзәтү өчен кабинетлар 100 процентка җиһазландырылган. Һәр кабинетта икешәр камера урнаштырылган. Шулай ук, 7 урында элемтә сигналларын туктата торган җиһаз да урнаштырылачак.

Быелгы имтиханнарның тагын бер яңалыгы - 9 класстан соң имтихан тапшыручыларны педагогия көллиятләрендә белем алучылар күзәтәчәк.

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына якынча 60 миллион сумга төшәчәк, - дип белдерде Гөлнара Габдрахманова. Бу суммага онлайн, офлайн-трансляция, биремнәрне укучыларга китерү, "Сетевая компания" эше, программа җиһазлары сатып алу, сакланылган элемтә каналы эшчәнлеге, тәрҗемәчеләр, белгечләр һәм башка комиссияләрнең хезмәт хакы да керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев