Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Урагай" ансамбле "Айбагыр"да кунакта булды

Кичә, Казанский бәйрәме көнне, "Айбагыр" этнолагерена Мамадышның "Урагай" фольклор ансамбле кунакка килде.

Алар балаларга ансмбльнең оешу тарихы һәм уңышлары турында гына сөйләп калмыйча, репертуарларындагы иң борынгы, иң матур, иң тирән мәгънәле җыруларын башкардылар. "Айбагыр" балалары "Дөнья халыклары биюләре" конкурсына әзерләнгәннәр иде. "Җакшылар" отряды Кавказ халыклары биюен, "Җыйнаклар" - һинд, "Җумарталар" - рус, "Җитезләр" татар халкы биюләрен сәхнәләштерделәр. Болардан кала, һәрбер отряд бу халыкларның милли киемнәре, ризыклары турында да сөйләделәр.

Балаларның фантазияләрен, тырышуларын һәм артистлыкларын җентекләп карап утырган жюри рәисе - республика керәшен оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов "Җакшылар" отрядына беренче урын бирүләре турында әйтеп үтте. Калган өч отряд икенче урынны бүлештеләр. Шулай ук Степан Петрович балаларның бу конкурста катнашуларын бик хуплады. "Тирә-якта яшәуче халыкларның тарихы, мәдәнияте турында хәбәрдар булып, ә үз халкыбызның милли байлыкларын, сәнгатен аларга күрсәтеп, барысы белән дә дус-тату яшик. Сез, Айбагыр балаларының кечкенәдән үк бүтән халыкларның мәдәниятен яратып, ә үзебезнекен кадерләп үсүегез безне бик сөендерә", - диде Степан Спиридонов.

Караңгы төшкәч "Айбагыр" белән "Урагай" ансамбле керәшен дискәтүгендә әйлән-бәйлән уйнап, җырладылар, биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев