Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучы Елена Бачкова: «Хәзерге балалар – тормышка иң яхшы яраклашучылар»

Мамадыш районындагы Владимир авылының төп мәктәбендә ирле-хатынлы укытучылар – Елена һәм Николай Бачковларга сокланмаган кеше юктыр. Эштә дә, өйдә дә үрнәк алар.

Мәктәп директоры, химия, биология фәннәре укытучысы Елена Алексеевна белән физкультура һәм музыка фәннәре укытучы Николай Петрович – йөзләгән балага белем ачкычы биргән остазлар. Елена Бачкова – редакциябез кунагы.

Мишуриннар – укытучылар династиясе

– Елена Алексеевна, иң элек якыннанрак танышыйк. Укытучылык һөнәренә кайчан һәм ни сәбәпле алындыгыз? Гаиләгездә укытучылар бармы?

– Мин – Албай кызы, Матрена һәм Алексей Мишуриннар гаиләсендә бишенче бала булып туганмын. Укытучы һөнәре мине кечкенәдән үк җәлеп иткәндер. Нәселебездә педагоглар да күп. Дус кызларым белән дә укытучылы уйнадык, өйдә ике сеңлемә дә “укытучы” булдым, яшь аермаларыбыз 5-6 ел булганлыктан, бер-беребезне тәрбияләшеп, ярдәмләшеп үстек.

Өлкән дәдәсе Мамадыш педагогик училищесында укуы сәбәпле, җырак бабай белән җырак әби әниемнең укытучы булу теләгенә каршы киләләр. Әнинең тормышка ашмаган хыялларын без балалары башкарабыз. Иң өлкән дәдәй Николай, Усали мәктәбен тәмамлагач, Әлмәт физкультура техникумында белем алып, Дружба поселогында 3 ел укыта, аннан тормыш корып, Себер якларына юл тота, акчалы эш булган шахтерлык хезмәтен сайлый. Степан дәдәй дә гаилә корып, аның янына сыена, салкын Себердә бергәләп тормыш йөген тарталар. Аның кызы Лилия 18нче елын Новокузнецк шәhәрендә башлангыч класс укытучысы булып эшли

Ольга түти дә КГУның биология факультетында укытучы булырга әзерләнгән, кызганыч, гомере кыска булган. Кече дәдәм Геннадий Казан авыл хужалыгы институтын тәмамлап, 20 ел агроном, “Кызыл йолдыз” колхозында председатель булып эшләгәннән соң, укытучылыкка укый. Ул бүгенге көндә Албай авылында балалар бакчасында – мөдир, ә Владимир мәктәбедә информатика укыта. Хатыны Любовь та татар теле укытучысы, гомерен кече яшьтәге балаларны тәрбияләүгә багышлады. Уллары – Владимир Казанда 185нче күп профильле лицейда 11 ел физика укыта. Кызлары Ульяна – Алабугадагы 10нчы мәктәптә, соңрак КФУ карамагындагы мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укыта.

Педагоглык стажы 23 ел булган сеңелем Клара да, Алабуга педагогия институтын тәмамлап, Албай мәктәбендә егерме ел рус теле hәм әдәбияты укытты, бүгенге көндә Казанның 143нче мәктәбендә балаларга туган (татар hәм рус) телләреннән белем бирә.

Сеңелем Люба да Алабуга педагогия институтында белем алып, Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылында рус теле hәм әдәбияты укыта. 23 ел педагоглык стажы бар.

Хәзерге вакытта без – Мишуриннарның 4 баласы һәм 3 оныгы укытучы булып эшлибез икән, димәк, әнинең сүзенә колак салып, аның иң зур хыялын чынга ашырабыз. Гаиләдә бергәләп эшләү, кичен фильмнар карау – балачагымның матур хатирәләре.  Әнинең кечкенәдән сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәтүе, җыйнаулашып шашка, домино уйнаулар, дәрес әзерләшү, чиста, пөхтә итеп язарга өйрәтүләре бушка китмәгән. Әни гел “укытучы – иң хөрмәтле кеше; үзең белгәнне башкаларга сендерүдән дә саваплы эш юк”, дип өйрәтте. Әти яшь чагында авылның данлыклы көрәшчесе булган. Балта остасы буларак, йортлар салып йөрде. Ялкауларны яратмады. Гомере буе безне эшләп ашарга өйрәтте. Шуларны күреп үстек; балаларыбызга да күчердек. Барыбыз да парлы гаиләдә, тормыш иптәшләребезне хөрмәт итеп, күктән өмет итмичә, җирдәгегә канәгать булып, юкка-барга уфтанмыйча яшәп ятабыз. Аллага бер түгел, мең шөкер!

Бергә тарткан йөк җиңелрәк

– Сез – укытучылар гаиләсе. Эштә дә, өйдә дә бергә. Бер-берегездән арытмыймы? Мәктәптә – йорт мәшәкатьләреннән, өйдә эш вазифаларыннан ничек аерыласыз?

 – Ирем Николай Петрович – Владимир авылы егете. Аның белән Рәхмәт Аланы клубында таныштык. Казан дәүләт педагогия институтының дүртенче курсында укыганда Түбән Сон мәктәбенә практикага кайттым. Иптәш кызым үзләренә кунакка дәште. Кичен клубка чыктык, рәхәтләнеп биедек, җырлашып утырдык. Баянчы егет Николай, билгеле, үзәктә булды. Ул да эштән соң кунакка калган икән… Танышып киткәч, институтта укуын белдем. Химиядән контроль эш тапшырырга кирәклеген әйтеп, аны эшләүдә ярдәм итүемне сорады. Башта шулай ярдәм йөзеннән очрашып йөрсәк, соңыннан ул чын дуслыкка әверелде. Җитмәсә, аның ике туган сеңелесе минем Геннадий дәдәмнең хатыны – җинги булып чыкты. Ике елдан сон тормышыбызны бергә бәйләргә булдык. Бергә яшәвебезгә быел – 32 ел.

Николай Лубян урман техникумында да укыган, 2 ел Германиядә армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Кама урман хужалыгына мастер булып урнаша, читтән торып Мари политехник институтында югары белем ала. 10 ел урман хужалыгында эшләгәннән соң, Усали урта мәктәбе директоры Роберт Шиһапов чакыруы буенча, физкультура hәм музыка фәннәре укытырга кайтты. Кечкенәдән спортның чаңгы төренә гашыйк булган җырчы һәм баянчы егетнең мәктәп үсешенә зур йогынты ясаячагына нык ышанган җитәкче. Чынлап та, анда 3 ел эшләгәндә, укучылары белән берлектә ярышларда яхшы күрсәткечләргә иреште ул.

Соңыннан, Владимир мәктәбенә күчте hәм мәктәп хужалыгын икәүләп тарта башладык. Николай белән бер-беребезгә ышанычлы терәк, дөресен әйткәндә, без – бербөтен. Мәктәп – икенче йортыбыз. Тыныч, эшлекле атмосфера, Аллага шөкер, укытучылар, ата-аналар, коллектив белән дә җылы мөнәсәбәттә. Аз комплектлы мәктәпләрнең хәлен, безнекедәй мәктәпләрдә эшләүчеләр генә аңлар, мөгаен. 9 укытучыга 9 гына укучы булса да, бу кәгазь заманында эш аерата күп. Бергәлектә көч, дип белми әйтмәгәннәр. Дустанә булу, укытучыларым белән бер калыпта булу – эшне бик тә җиңеләйтә, әлбәттә.

– Элекке һәм хәзерге укучыларны чагыштырганда, замана балаларында нинди үзгәрешләр күрәсез?

– Педагоглык хезмәт стажым – 39 ел, Николайныкы – 25. Мәктәп укучылары үз балаларыбыз кебек. Бала бала инде ул. Аларның күңеле саф. Моннан 30 ел элек укыганнар белән чагыштырсаң, белемгә омтылыш башкача. Тормыш үзгәрде. Элекке балалар урамда очраганда оялып, читенсенеп кенә исәнләшсә, бүгенгеләре икенче – укытучыны дус күрәләр, серләрен чишәләр, өйдәге яңалыкларын сөйләргә дә яраталар. Мәктәптән тыш вакытта, күбрәк, телефоннарына “кадалып” утыралар. Белемнәренең ни дәрәҗәдә икәнен уйламыйлар, ә яхшы билгегә өмет итәләр. Тормыш бик кыйммәтләнде. Белеме яхшы булып та, имтиханнарда тиешле баллны җая алмаска мөмкин укучы. Имтихан ул – бәхет эше дә әле. Уртача гына укучы, ялгышып “5”ле алырга мөмкин, яки киресенчә. Ләкин ничек кенә булмасын, хәзерге буын балалары – тормышка иң яхшы яраклашучылар. Социаль челтәрләрдә утырып, яңалыкларны, терминнарны беләләр, телефон, компьютер белән ышанычлы кулланалар. Авылда да яшәү шартлары бик уңай хәзер. Газы, суы кергән, душ, бәдрәф өйдә. Яшәү рәхәт. Ләкин урамга чыгып иптәшләр белән уйнаулар артты калды – авыл картая. Урамнар тыныч, шау-гөр килеп мәктәпкә бару, кайту юк, диярлек. Ата-ана да баласына бар мөмкинлекне тудырырга тырыша.

– Хәзерге укытучы кем ул?

– Заман белән бергә атлаучы. Шуңа күрә, элекке сыман 5 елга бер тапкыр курсларга барып белемне күтәрү – елга 5-6 тапкыр дистант формасындагы 2-3 атналык төрледән-төрле курслар белән алышынды. Бер яктан ансат, гаиләне ташлап айлар буе шәhәргә барып йөрисе юк, икенче яктан – ямансу да. Ни дисәң дә, әллә нигә бер институтта бергә укыган яшьлек дусларыбыз белән күрешә идек, башка районнарның, шәhәр укытучыларының эш алымнарын күреп, практик дәресләрдә катнаша идек.

“Идел төсле талу белмәс, ярсу йөрәгебез бар”

– Инде ничә ел буе Җөридәге  төп керәшен йортында бәйрәмгә килгән кунакларны каршы аласыз. Районның иң үрнәк һәм кунакчыл керәшен гаиләләреннән берсе булу миссиясен үтәү авыр түгелме? Милли культурага игътибар бирми генә, фән өйрәтеп кенә, укучыга тиешле тәрбия биреп буламы?

– Мәктәптә 2001 елдан башлап “Талир тәңкә” балалар фольклор ансамбле эшләде. Аккомпаниаторы – Николай, җитәкчесе мин булдым. Балалар белән халкыбызның җыр-биюләрен өйрәндек, йолаларын, киемнәрен барладык. Бу ансамбль белән “Жиде йолдыз” халыкара татар фестиваленда катнашып, дипломга ия булдык. “Жырлыйк әле!” телевизион конкурсында ике тапкыр катнаштык. ТНВ каналында Рождество бәйрәмен күрсәттек. Район администарциясе балалар ансамбленә дә, гаиләбезгә матур киемнәр тектерде, баян бүләк итте. Шулар белән сәхнәдә 20 елдан артык чыгыш ясаганбыз. Саклап, кадерләп кидек. Мамадыш районы башлыгыАнатолий Иванов белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридоновка рәхмәтебез чиксез. Эшләгәнеңне күрүчеләр, бәяләүчеләр булганда бик рәхәт.

Мәктәп программасыннан тыш, туган авылыңның, халкыңның үткәнен, борынгысын өйрәнү бик кирәк, дип саныйм. Аны без, тарихи мирасны саклаучы укытучылар башкарырга тиеш.

Әйе, Җөридәге Питрауның төп Керәшен йортында бәйрәмгә килгән кунакларны гаиләбез белән каршы алу – безнең өчен зур мәртәбә, горурлык. Бездәй гаиләләр районда аз түгелдер. Һәрвакыт яхшыдан үрнәк алырга омтылабыз. Әгәр миссияне тагын да остарак, сәләтлерәк, яшьрәк гаиләләр алмаштыра икән, бик хуп.

– Элек музыка дәресләренә игътибар зур булган. Түгәрәкләр дә эшләгән. Шактый бала музыка уен коралларында уйнарга өйрәнгән. Җыр дәресләре хәзер ничек уза?

–  Хәзер күбрәк теория рәвешендә уза. Тәрбия  дәресләре вакытында, бәйрәмнәргә, төрле чараларга әзерләнгәндә, җырларны күбрәк баян белән башкарабыз. Укучыларның тавышы да, интернеттан алынган фонограммаларга караганда, баянда яхшырак яңгыраш ала.

Безнең мәктәп – чаңгычылар мәктәбе. Ел да чаңгы түгәрәге эшли. Укчыларыбыз да, өлкәннәр командасы да, Николай Петрович җитәкчелегендә, районда призлы урыннарны яулыйбыз. Ярышка йөри торган чаңгыларны да 25 елга якын бик саклап тотабыз. Безгә, гомумән, сакчыллык хас.

– Сез өйдә дә укытучымы?

– Өйдә мин – әни, хуҗабикә. Өйдә дә тәртип мәктәптәгечә. Балалар, күбрәк, китапча тәрбия белән, “Болай ярамый!” девизы астында үстеләр. Улыбызны да, кызыбызны да үз үрнәгебездә тәрбияләдек, бакчабыз да бар, мал-туар да асрадык, кышка күп итеп кайнатмалар да әзерләдек, киптерәсен киптереп, кыздырасын кыздырып, тозлап куйдык. Кичләрен һәркем үз өстәле артында дәрес әзерли идек. Ял көннәрендә гаилә ансамблебез белән концертларда йөрдек, әтиләре белән чаңгы ярышларына да чыгып чабалар иде. Балаларыбыз мәктәптә укыганда чаңгы ярышларында районда гына түгел, республика күләмендә призлы урыннар алдылар. Ольганың җыр сәләтен үстерү өчен, 4 ел дәвамында атнага ике тапкыр 60 километр ераклыктан район үзәгенә, музыка мәктәбенә йөрттек. Күп кенә, шул исәптән Россия күләмендәге конкурсларда җиңү яулады. 2012 елда “Кряшен чибяре” булды. Хәзер ул – “Бәрмәнчек” ансамбле солисткасы.

Улыбыз Геннадий Алабуга педагогия институтының юриспруденция факультетын тәмамлап, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә өлкән инспектор булып эшли. Укыганда “Ел студенты” титулына лаек булды, 3 ел республика күләмендәге чаңгы ярышларында 1 урынны яулады. Аларның уңышлары өчен куанабыз, безнең дәвамчылар дип, горурланабыз.

Балаларыбызның олы бәйрәмнәрен – туй көннәрен, кәбен койдыру мизгелләрен өлкәннәр өйрәткәнчә, матур итеп билгеләп үттек. Бәхетләре булсын!

Сагынып искә алу өчен аерым бинада үзебезнең гаилә музеен булдырдык. Гади, авылча төзелгән йортыбыз ишекләре hәркемгә ачык, кунакка килегез.

– Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Елена Алексеевна!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев