Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучы! Бәйрәмең белән!

Бүген - Укытучылар көне. Бу уңайдан, актив керәшен яшьләре арасыннан укытучыларны барлыйбыз.

Евгений Максимов Казан шәһәренең Совет районына караган 121 нче лицеенда тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укыта. Барлыгы унбиш класста - бишенчедән алып унберенчеләргә хәтле белем бирә.

Былтыр Евгений "Мистер Х" дип исемләнгән яшь укытучылар арасында оештырылган конкурста җиңүче дә булды. Шулай ук, ул Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активисты, төрле концертлар, мәдәни чаралар да алып бара.

Александр Воробьев башкаланың Идел буе районында 95 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә рәсем сәнгате дәресләрен укыта.

Александр "Бәрәкәт"нең актив егете - "Оберег" керәшен футбол командасында уйный.

2013 елда "Кряшен чибяре" титулы алган Елена Чулакова Казанда Авиастрой районының 119 нчы мәктәбендә музыка дәресләре алып бара.

Лена, шулай ук, җәмәгать эшләрендә, форумнарда да актив катнаша.

Владимир Мишурин Казан шәһәренең Идел буе районына караган 68 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә физика дәресләрен укыта.

Моңа өстәп, ул - класс җитәкчесе дә. Былтыр газетабызга аның белән кызыклы гына интервью да биргән идек.

Яшь белгечләребезне һәм барлык укытучыларны бәйрәм белән котлап, авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев