Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Укымышлы Гүри”

27 декабрь көнне Зәй районының Урта Баграж авылында күптән көтелгән вакыйга булды - авылның мәдәният йорты бинасына язучы Гурий Тавлинга мемориаль такта куелды.

Үзе исән булса, авылдашлар хәтеренә "Укымышлы Гүри", "Мулла Гүрие" буларак кереп калган язучыга шушы көннәрдә 91 яшь тулган булыр иде. Әдәбият сөючеләргә " Афәт" роман-трилогиясе, күп санлы повесть, хикәяләре аша таныш булган Гурий Тавлин шушы авылда 1925 елда дөньяга килгән. Авылда аны якыннан белүчеләр, туган-тумачалар әле шактый. Гурий Иванович туып үскән нигез дә исән-сау, ул йортның у чагын аларга туган тиешле Нина түти Архипова саклый.

- Гурий Тавлин минем дәдәм иде, - дип бүлеште үзенең истәлекләре белән Зәй районының Үзәкләштерелгән китапханәләре системасы дирек-торы Роза Валеева-Петрова. Әтием ягыннан әбием Бәчличә белән Гүри дәдәйнең атасы Иван бертуганнар. Мин мәктәптә укыган чорларда ул ел саен кайтып китә иде. Соңрак, инде студент булгач, очрашырга туры килмәде. - Әтием Михаил белән сүзләре бик килешә, озаклап сөйләшеп утыра торганнар иде. Зәй китапханәсендә булмаган әсәрләре дә Бишавылындагы өебездә саклана әле, чөнки Гурий Иванович бар басылган китапларын әтигә бүләк итә барды.

Бик матур кеше иде ул. Мәһабәт гәүдәле, төз, горур. Гомумән, Тавлиннар нәселе бик затлы иде, әбием дә, бүгенге чорда яшәсә, Баграж чибәре, модель

булыр иде, дип уйлыйм мин. Иҗади язмышы г ына т үгел, шәхси язмышы да бик фаҗигале булды Гурий Тавлинның. Шуңа күрә, аның исеме, иҗаты туган авылында, районда, республикада үзенең лаеклы урынын алырга тиеш, - диде Роза Михайловна.

Мемориаль тактаны ачуда район администрациясе җитәкчеләре, Зәй районы керәшен оешмасы вәкилләре, җәмәгатьчелек, авылдашлар катнашты.

Л.ТИМАШЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев