Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түзә икән Ана йөрәге

И гомерләр… Күпме газап, бәхет аларда... Истәлекләр язучыларда гына түгел, һәрберебездә җитәрлек…

Анна Петровна Сорокина 1927 нче елның 7 ноябрендә Мамадыш районы Җөри авылында крестьян гаиләсендә дөньяга аваз сала. Анна кечкенә вакытта әтиләре үлеп китә, ул әтисен бер дә хәтерләми. Әниләре ирсез, 5 бала әтисез, ата назыннан мәхрүм калалар. Әнисенә 5 бала белән төп йорттан иске генә бер йортка чыгып китәргә туры килә. Башка чыкканда бер сыер бирәләр. Бик авыр вакытлар җитә. Әниләре сыерны сатарга мәҗбүр була, чөнки ничек тә өйне яңартырга кирәк. Тормышны дәвам итәсе, балаларны аякка бастырасы дип, әниләре көне-төне эшли.

Анна түтигә белем алырга насыйп булмый. Ул әнисенә ияреп кыш көне урманга утынга йөри, ә җәен фермага эшкә бара. Әнисе аны үзеннән бер дә калдырмый. Көннәрдән бер көнне Анна түтинең 14 яшьлек Николай дәдәсе үлеп китә. Елизавета тутасы энеләрен елгадан күтәреп чыкканда ега һәм ул аксак булып кала. Шуннан Николай савыгып китә алмый. Елизавета Николайны егуын соңыннан гына сөйли.

Бер кесә ашлык урлаганы өчен Елизаветаны төрмәгә утырталар. Төрмәдән кайткач кияүгә чыга, 2 кызлары туа. Тик төрмә газаплары эзсез калмый, ике баласын ятим калдырып үлеп китә. Анна түти әнисе белән икесе генә яши башлыйлар. Күп тә үтми әнисе Мария түти дә үлеп китә. Йортта берүзе кала. Анна түти ялгызы 5 ел яши. Менә шул вакыттагы ялгызлык, ятимлек үзәк бәгырьләренә төшә.

Вакытлар уза... Анна түти булачак ире Афанасий дәдәй белән Җөригә килгәч танышалар. Афанасий дәдәй Комазан башы авылыннан була. Ул да Анна түти сыман ятимлек ачысын күп татый. Озак очрашып йөрергә туры килми, Афанасий дәдәйне солдатка алалар. 1950-1952 нче елларда армия сафларында хезмәт итә. Афанасий дәдәй армиядән кайткач ике ятим кавыша, гаилә кора. Анна түти фермада эшли, Афанасий дәдәй ат җигә, көтү көтә. Алты бала тудыралар, әмма 4 се тормышның ямен дә белмичә якты дөньядан китеп баралар. 1959 нчы елда туган кызларына Елизавета исемен кушалар. Кыз 3 яшендә укалы чәй кәгазен йота һәм Тәкәнеш больницасында үлә. 1960 нчы елда уллары Илья дөньяга аваз сала. 18 яшьлек егет печән өйгәндә, авыр күтәрүдән эченә зыян китерә һәм 1978 нче елның бик салкын бер көнендә якты дөньядан китеп бара. 1961 нче елда туган кызлары Зоя бүгенге көндә ире, уллары, кияве, оныклары белән бәхетле тормыш кичерә. Зоядан соң 1964 нче елда туган уллары Иван да бүгенге көндә тормыш иптәше, уллары, килене, оныгы белән тигез тормыш кичерә. Өченче уллары Пётр 1966 нчы елда дөньяга килә. Аннан соң туган Борис исемле уллары бер айлык вакытта үпкәсенә суык тиюдән үлә.

Шатлык-кайгылары белән еллар уза. 1988 нче елның 23 февралендә Анна түтинең тормыш иптәше дә каты авырудан вафат була. Моның белән генә тәмамланмый әле югалтулар. Уллары Пётр сәламәт, көчле егет булып үсә. Ләкин 1994 нче елның Сабантуй төнендә аны вәхши җаннар үтереп, суга ташлыйлар. Пётрга 28 яшь була. Яшисе дә, яшисе... Юк шул, чәчәктәй яшь гомер өзелә. Җинаятьчеләр җазасыз кала. Соңгы чиктә аны 3 айдан кабат казып алалар һәм экспертизага алып баралар. Шул кичне Пётрны трактор уты яктысында кабат күмәләр. Ләкин боларның барысы да юкка була, бу юлы да явыз кешеләр судан коры чыгалар. Күпме хәсрәт, күпме бала кайгысы, ничек түзгәндер ана йөрәге...

Бүгенге көндә Анна түти җитеш тормышта яши. Һәр туган көнгә сөенеп, аткан таңга рәхмәт әйтеп, балаларының уңган әнисе, оныкларының терәге булып яши ул. Анна түтинең эчкерсез күңелен чәчкә белән тиңләп булса, ул һичшиксез, ак чәчкә атариде.

Людмила Егорова,

Мамадыш районы,

Җөри авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев