Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырыш кеше - авыл тоткасы

Республикабызда гаилә фермалары көннән-көн арта. Авылның киләчәге өчен кайгырган халык калага китәргә ашыкмый, үз туган җирендә икмәк үстерә, терлек үрчетә. Кызыл Бәрән авылында да туган җирләренә береккән гаиләләр бар. Болар – игенчелек белән шөгыльләнүче Фоминнар һәм терлекчелек, сөт сату эшен җитәкләүче Александровлар гаиләләре.

Александровларның үз гаилә фермасы бар. Алар эшләрен 2001 елда игенчелек  белән башлый. 2012 елда гаилә дәүләт гранты отып, заманча ферма төзи һәм терлекләр ала. 2018 елда гаилә фермалары программасына кереп, тагын бер хөкүмәт грантын оталар. Әлеге акчаларга гаилә 50 баш тана ала. Бүгенге көндә Александровларның хуҗалыкларында 200гәякын баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 72 башы – савым сыерлары. “Берүзем 65 сыер сауган вакытларым да булды”, - дип искә алды эшмәкәр. Тик шулай да, гаилә әлеге эшкә алынганына үкенми. Киресенчә, ферманы тагын да киңәйтеп,  40 баш тана сатып алырга ниятләре бар. Күп еллар бөтен эшне гаиләләре белән башкарган булсалар, малларның баш санын арттырганнан соң, эшче куллар җәлеп иткәннәр. Фермада гаиләдән тыш берничә эшче һәм ике сыер савучы бар.

Александровларның барлык гаиләсе – балалары, әти-әниләре  – шушы эштә кайный.

- Бүген олы малаебыз тормыш корып җибәрергә җыена. Алексеевск Аграр колледжын тәмамлап авылга кайтты. Әле генә аңа да грант язып, якладык, нәтиҗәне көтәбез”, -дип сөйләде ул.

Терлек булгач, ашатырга печәне, икмәге дә кирәк. Александровларның 500 гектар җирләре бар. Биредә алар хуҗалык өчен кирәкле берьеллык һәм күпьеллык культуралар үстерәләр. Ферма янында игеннәрен сукаларга, чәчәргә, урырга үз техникалары да бар - тракторлары, комбайннары... Техника паркын даими тулыландырырга һәм яңартырга тырышалар. Кырдан җыеп алган уңыш үз хуҗалыкларын тулысы белән тәэмин итә, әле авыл кешеләренә дә саталар икән.

Мал асрап көн итү җиңелләрдән түгел. Александровлар авылда эш юк дип ятмаган, үз гаилә фермаларын ачканнар. “Көне-төне фермада ятмыйбыз, билгеле. Концертларга, ял итәргә дә барабыз. Менә күптән түгел, кешеләр сорагач, өемдә тортлар пешерә башладым”, - дип сөйләде Наталья Александрова.

Тулырак язманы "Туганайлар" газетасының №18 санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев