Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырлау аланында узучы ​​​"Питрау”ның тулы программасы белән танышыгыз

Иртәгә, 14 июль көнне, Мамадыш районы Җөри авылында унтугызынчы тапкыр “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узачак.

Тырлау аланына Питрау җыенына Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән 35 керәшен фольклоры коллективлары һәм 60 меңнән артык кунак катнашуы көтелә.

Мамадыш, Питрәч, Теләче, Кукмара, Зәй, Мен­делеев, Балык Бистәсе районнарыннан, Чиләбе өлкәсе Париж авылыннан, Башкортстанның Ба­калы районыннан килгән коллективлар импрови­зацияләнгән “Керәшен авылы”нда үз йортларына, ишегалларына карендәшләрне кунакка чакыра.

"Питрау-2018" программасы буенча, кичке биштә ат чабышы була. "Әкият" балалар мәйданчыгы эшли башлый. Тантаналы ачылыш кичке алтыда башланыр дип планлаштырылган. Тантанада “Питрау” әдәби-музыкаль композициясе, котлаулар, бүләкләүләр булачак.

Шуннан соң барлык мәйданчыклар эшли башлый. Үзәк мәйданда халык уеннары, елга өстендә уеннар старт ала. “Кряшен авылы”, “Кряшен чибяре” конкурсы, “Димче Гөрпи” почмагы, “Питрау” музее, “Кубызчы Макар алачыгы”, “Питрау түгәрәк уены” фольклор фестивале Гала-концерты, Питрау учагы булачак.

Төп сәхнәдә Ришат Төхвәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Раяз Фасыйхов, Виталий Агапов, Иркә, Вадим Захаров, Миңгол Галиев, Алина Давыдова, Марина Карпова, Ришат Фазлыяхмәтов, Радик Шәрибҗанов, Рәфинә Ганиуллина, шулай ук “Бәрмәнчек” ансамбле чыгышлары көтелә.

Кичке сигездә “Питрау” яшьләр дискотекасы башлана. Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев, Илназ Гарипов, Вилдан Villi, Альберт Нурминский һәм Фәрит Низамиев чыгыш ясаячак.

Төнге бердә Питрау фейерверкы була. “Кряшен чибәре”н сайлаганач, учак аркылы парлап сикерү уены башлана.

Программа

17.00. Ат чабышы – Конные скачки

17.00. “Әкият” балалар мәйданчыгы – Детская площадка “Сказка”. 

17.30. Кунакларның мәйданчыклар белән танышуы. Балалар мәйданчыгы, “Димче почмагы”, “Кряшен авылы”, “Кряшен чибяре” конкурсы мәйданчыгы, “Питрау” музее – Знакомство гостей с площадками. Посещение Детской площадки, “Уголка свахи”, “Кряшенского подворья”, площадки “Кряшен чибяре”музея “Питрау”.

18.00. Тантаналы ачылыш – Торжественное открытие. 

 - “Питрау” әдәби-музыкаль композициясе. Котлаулар, бүләкләүләр.

 - Музыкально-художественная композиция “Питрау”.Поздравления, награждения.

19.00. Барлык мәйданчыкларның эшли башлавы – Начало работы всех площадок.

Үзәк мәйданда халык уеннары. Көрәш. – Народные игры на центральной площадке. Борьба.

– “Кряшен авылында”; “Кубызчы Макар алачыгы”; “Питрау түгәрәк уены” фольклор фестивале Гала-концерты; Питрау учагы. – В “Кряшенском подворье”, “Хижина кубызиста Макара”, Гала-концерт фольклорного фестиваля “Хоровод на Питрау”; Праздничный костёр.
– “Кряшен чибяре” конкурсы мәйданчыгында – матурлык конкурсы. – На площадке “Кряшенская красавица” – конкурс красоты

Мәйданчыклар – Площадки:

  • Питрау” музее – музей “Питрау”;

    Су өстендә уеннар – Игры, конкурсы на воде; 

    – “Димче Гөрпи почмагы” – “Уголок свахи Груни”; 

    – “Җир-ана байлыклары” – “Кладовая природы”; 

    "Тәпи" чишмәсе җыры” – “Песни родника “Тяпи”;

    – “Керәшен сые” – “Кряшенские угощения”. 

20.00. “Питрау” яшьләр дискотекасы – Молодёжная дискотека “Питрау”. 
01.00. Питрау фейерверкы – Праздничный фейерверк.

Көрәшнең тәмамлануы. Учак аркылы парлап сикерү. - Завершение борьбы. Парные прыжки через костёр

02.00. – Яшьләр дискотекасының тәмамлануы – Завершение молодежной дискотеки.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев