Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырлау аланында унсигезенче тапкыр Питрау гөрләде

14 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәнияте республика фестивале гөрләде. Ел саен әлеге чарада 60 мең тирәсе халык катнаша.

Быелгы бәйрәмгә Татарстанның авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. мәртәбәле кунаклар килгән. Шулай ук, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

"Питрауга гаиләләр белән йөриләр, бу - бик куркәм гадәт. Балалар, яшьләр күп. Алар - киләчәктә йолаларны дәвам итүчеләр. Бу бәйрәмне оештырган өчен Мамадыш муниципаль районы житәкчеләренә, Мамадыш халкына, республика керәшен жәмгыяте вәкилләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Әлеге фестиваль һәр кеше кунелендә якты хисләр белән озак сакланыр, көч-дәрт өстәр, яна башлангычларга өндәр, - диде ул.

"Питрау" бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Быел ул унсигезенче тапкыр үткәрелә. Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Шуннан соң "Бермәнчек" фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Соңрак тамашачылар каршысына "Кряшен чибяре" конкурсында катнашучы кызлар чыкты. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кунакларны сәламләп болай диде:

"Мамадыш жирендә 18нче тапкыр уткәрелә торган милли бәйрәм белән ихластан котлыйм. Керәшеннәрнең милли йоласы саналган "Питрау" хәзер зур бәйрәмгә, район, республика башка төбәкләрдә яшәүче керәшеннэр өчен бергә җыелу, еллык эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору, бөтен милләт бәйрәменә әйләнде. Питрау бәйрәме Татарстан керәшеннәренең йөзек кашы. Ул борынгы керәшен традициясен сакларга ярдәм итә. Бу бәйрәмдә дистәләрчә еллар очрашмаган кешеләр курешә. "Мамадыш ягы тагын да матурланган" дигән сүзләрне ишетү - безнең өчен икеләтә куаныч. Бу- безнең халыкның тырышлыгы. Фестиваль ел саен ямьле бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле этник төркемнәрен барлый, дуслык, туганлык җепләрен ныгыта. Бүген бу алан керәшен мәдәниятен танып белү мәйданына әйләнде", - диде ул һәм бәйрәмгә җыелган халыкка сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.

Рөстәм Нигъмәтуллин үз чыгышында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, ризыкларын саклавын билгеләп үтте. "Сезнең белән бергә "Питрау" бәйрәмен көтеп торабыз. диде ул һәм керәшен халкының күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Биредә спорт ярышлары, милли уеннар оештырылды, "Кряшен чибяре-2017"не билгеләделәр, керәшен халкы гореф-гадәтләрен күрсәтүче күңел ачулар, милли ризыклардан авыз итү һ.б. тәкъдим ителде.

Фестивальдә катнашу өчен Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы, Башкорстанның Бакалы районыннан делегатлар һәм керәшен ансамбльләре килгән. Шулай ук кичәгә «Айкай» удмурт дәүләт бию театры, Мәскәүдән «Синяя птица» төркеме дә чакырылган.

Фестиваль кысаларында эстрада сәхнәсе, фольклор ишегалды, "Кряшен чибяре", "Керәшен сыйлары", "Җир-Ана байлыклары мәйданы", балалар, яшьләр мәйданы "Димче почмагы" эшләде. Узган еллардан аермалы буларак, "Тәпи чишмәсе" янында махсус мәйдан булдырылды. Аның тирәсен ике ел элек кенә әйләндереп алдылар. Аның суы элеккедән шифалы санала. Чишмә буе бик матур, шуңа күрә анда быел махсус фотозона да эшләнде.

Питрау-2017 дә Татарстанның 30 керәшен фольклор коллективы һәм эстрада җырчыларыннан Венера Ганиева, Иркә, Данир Сабиров, Резедә Шәрәфиева, Элвин Грей чыгыш ясады.

Керәшен халкы Җөридә таң атканчы бәйрәм итте. "Питрау" салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев