Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Тыныч булсын дөньялар!”- ди Дүсмәт авылы халкы

Бөек Җиңү көне уңаеннан, республикабызның керәшен авылларында да бәйрәм чаралары гөрли: һәйкәл янында митинглар, "Үлемсез полк" акцияләре, кичләрен клубларда концертлар уза.

Мамадыш районының Дүсмәт авылында да 6 май көнне мәдәният йортында зурлап Җиңү бәйрәмен каршыладылар. Үзешчәннәр моннан 76 ел элек авылда Ватан сугышы башланган көнне, кадерле улларны, газиз ирләрне фронтка озату, тылда калганнарның авыр хезмәте һәм Җиңү китергән 9 май көне мизгелләрен сәхнәдән күрсәттеләр.

1941 елның кызу печән өстендә мул уңышка сөенеп җырлый-җырлый печән җыеп йөрүче авыл хатыннары, куркудан уеннарын оныткан балалары басуга йөгереп килеп, сугыш башланган дигән хәбәр таратуга, өнсез, хәлсез калалар. 22 июньнең аяз күк йөзен яшен суга - илгә зур афәт килә... Егетләрнең сугыш кырына китәргә җыенып, кабат-кабат якыннары янына ыргылып, кысып-кысып кочаклашып саубуллашу күренешләре... Ачлыктан агарынып, шыр сөяккә калган хатыннарның әллә ничә чакрым ераклыктан симинә ташулары, хәл алырга туктап, мичкә тәгәрәткән бер бәрәңгене дә ашап бетермичә, яртысын өйдә зарыгып көтеп торучы ач балаларына алып кайтулары... Җиңү көне иртәсендә сөенечтән яулыкларын болгап, фуражкаларын күккә чөюләр, исән кайткан солдатларны каршы алулар... Барысын да тамашачылар мөлдерәмә күз яшьләре белән карап утырды. Үзешчән артистлар үзләре дә чишмә булып аккан яшьләрен тыя алмадылар.

Аннан соң, мәктәп укучылары, яшьләр башкаруында тынычлык җырулары яңгырады. "Җиңгәчәйләр" ансамбле "Утырмага йөрү" күренешен дә сәхнәләштерде. Концертның соңгы ноктасы булып, барысы бергә

Илебез халыклары

Матур тормыш коралар!

Тыныч булсын, тыныч булсын,

Тыныч булсын дөньялар,

- дип матур җыр суздылар.

8 май көнне Дүсмәт авылында Билгесез солдат һәйкәленә чәчәк салу һәм митинг узачак. "Үлемсез полк" гомумроссия акциясе дә әлеге көнгә планлаштырылган.

Концерттан фоторепортаж карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев