Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туңылҗа авылында нардуганчылар йөргән - видео

13 январьда Зәй районы Туңылҗа авылында Нардуган бәйрәме узган. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә

13  январьда  Туңылҗада егет-кызлар Кадер, Туңылҗа, Әхмәт, Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә йорттан йортка кереп, сәламәтлек, иминлек теләп, җырлар җырладылар, багулар үткәрделәр, мәдәният йорты каршындагы учактан сикерделәр, төрле уеннар уйнадылар. Ә хуҗалар "нардуганнар"ны перәнник, тәм-том белән сыйладылар. Күңел ачу авыл клубында җыр-биюләр, уеннар белән дәвам итте. Биредә бәйрәмгә кунак булып “Җиләк” керәшен ансамбле дә килгән.

"Керәшеннәрнең буыннан-буынга күчкән бәйрәмнәре шактый. Шуларның берсе - мәҗүси бабаларыбыздан килгән Нардуган бәйрәме игътибарга лаек. Нардуган сүзнең килеп чыгышы монгол теленә бәйләп карала. Монгол телендә "нар" кояш дигәнне аңлата. Нар - туган, икенче төрле әйткәндә, яңа ел башланган. Шулай итеп, Нардуган кояшның туган көне бәйрәме санала. Чуваш телендә Яңа елны каршылау бәйрәмен "Нартаван" диләр", - дип аңлата "Зәй офыклары" журналисты Рәзимә Кашапова.

Рождество бәйрәменнән соң Нардуган көннәре башланып китә. Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. "Нардуганга бармасаң, җитен булмый" кебек ышанулар шуңа дәлил булып тора. Заманнар узган саен, Нардуган, башка йолалар белән катнашып, алардан күп кенә яңа ритуаллар үзләштергән. Атап әйткәндә, Рождество, Святки бәйрәмнәренең йогынтысы зур булганлыгы күренә.

Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү, махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, төрлечә багулар үткәрү, хуҗаларга Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләү. Битләрен каплаган егет-кызлар йола барышында уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр. Кешеләр, төрлечә киенеп, ясанып, кыланып, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны «шамакайлар» дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар. Болай кыланып, алар куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар. Монда кара көч белән ак көч көрәше беркадәр тасвирлана, - дип яза басма.

Чарадан видеоязма да карагыз.
Фото: "Зәй офыклары" сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев