Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туристлар Ташкирмән керәшеннәре белән кызыксына

Ташкирмән авылы халкы елына 100дән артык турист кабул итә

Бүген Лаеш районының Ташкирмән авылына Орёл һәм Белгород шәһәрләреннән туристлар килгән. Бу хакта авыл клубы җитәкчесе Валентина Казанбаева хәбәр итә.

Туристлар авылга керәшен, татар, урыс халыклары тарихын һәм көнкүрешен яктыртучы этнотур кысаларында килә икән. Ташкирмәндә керәшеннәр тормышы белән танышалар.

- Керәшеннәр моннан берничә гасыр элек ничек яшәгән, хәзер ниләр үзгәргән? Авыл нигә “Ташкирмән” исеме белән атала? Туристларга барысы да кызык. Аларга 16 гасырда ук җырланган җыруларыбызны башкарабыз, сакланып калган үзенчәлекле гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтәбез. Тройсын бәйрәме, егетләрне армиягә озату турында да бәйнә-бәйнә сөйлибез. “Самовар торбасы” дигән биюне дә биибез. Аның мәгънәсе бик тирәндә, гасырлар аша килгән бию ул. Әлек зур басуларны кул белән эшкәрткәннәр бит. Ял иткән вакытта, әби-бабайларыбыз самовар торбалары кагып чыгарган көйгә биегәннәр. Бүген милли киемнәребез буенча, нәкъ тә кияүгә чыккан хатыннар гына кия торган сүрәкә турында сөйләп, мастер-класс та уздырдым. Хәзер генә мода бөтен кешегә дә бер төрле. Элек бит кызлар белән хатыннарның киенешләре аерылып торган. Киенүенә карап, хатын-кызның тормыштамы, юкмы, ничә баласы бар, бай хатынымы ул, әллә ярлыныкымы – барысын да белгәнннәр. Шулай ук, бүген туристларны йон эрләргә дә өйрәттек әле, - дип хәбәр итә Валентина Казанбаева.

Биредә “Лидер” туроператоры аркылы атна саен чәршәмбе (среда) көнне туристлар кабул итәләр икән. Былтырларны йөздән артык кеше килгән. Инде быел да Ташкирмәндә 40лап турист сәяхәт иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев