Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукай районында “Онытылмас моңнар” фестивале үтте

Аерым концерт номерларын һәм театральләштерелгән вокал-хореография композицияләрен үз эченә алган мондый чара быел бишенче мәртәбә уздырылды.

Яр Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда район үзешчәннәренең "Онытылмас моңнар" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үтте. Әлеге чараның максаты - Кама аръягы регионында халык мәдәнияте җәүһәрләрен яшь буынга тапшыру, дип яза "Якты юл" газетасы.

Фестиваль районда 2012 елдан оештырыла. Ул вакыт аралыгында катнашучылар да, коллективлар саны да артты. Репертуар киңәйде: үзешчәннәр аерым концерт номерларыннан театральләштерелгән вокал-хореография композицияләренә дә кадәр куя башладылар.

Быелгы фестиваль экология елына багышланды һәм «Күңел табигате» темасы астында үтте. Чарада 23 авыл җирлегеннән 350дән артык кеше катнашты. Барлыгы 24 иҗат коллективы тамашачыларга үз чыгышын тәкъдим итте. башк еллардан аермалы буларак, бу юлы берничә авыл үзешчәннәренең берләштерелгән номерлары күп булды. Сәхнәгә 5 яшьлек балалардан башлап, 90 яшьлек өлкәннәргә кадәр чыкты. Татар, рус, керәшен коллективлары төрле вокал-хореография чыгышлары күрсәттеләр.

«Онытылмас моңнар» фестивале җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Рәхмәт хатлары шулай ук фольклор коллективларының район мәдәниятен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән өлкәннәренә дә бирелде.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев