Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар”га 15!

Газета өчен күп булмаса да, аз да түгел. Бигрәк тә керәшен басмасы өчен. Революциягә кадәр һәм аннан соңгы чорларда дистәләгән керәшен басмалары чыкса да, аларның берсе дә 2-3 елдан артык яшәмәгән. Араларында иң гомерлесе - 1922 елда басыла башлап, сигез ел буена чыгып килгән "Киңәш" газетасы. "Киңәш" 1930 елда, керәшеннәрне...

Газета өчен күп булмаса да, аз да түгел. Бигрәк тә керәшен басмасы өчен. Революциягә кадәр һәм аннан соңгы чорларда дистәләгән керәшен басмалары чыкса да, аларның берсе дә 2-3 елдан артык яшәмәгән. Араларында иң гомерлесе - 1922 елда басыла башлап, сигез ел буена чыгып килгән "Киңәш" газетасы. "Киңәш" 1930 елда, керәшеннәрне татарлар белән кушу, татарлар кулланган гарәп һәм керәшеннәр кулланган "керәшенчә кириллица"ны тыеп, бар халыкны башта латин, аннан соң "яңалиф"кә күчереп, "берләштерү политикасы" тәмамланганнан соң ябыла.

Тарихы архивларга бикләнгән керәшен халкы 90 нчы еллар башына кадәр йоклый. Перестройка җилләре архив киштәләрен ачып, саргайган тарих битләрен актаргач, күзләре янәдән ачылган керәшеннәр үз гәҗитләрен даулады. 1993 елда, милли күтәрелеш чорында, нәселебезнең асыл заты Николай Антонов халкыбыз өчен "Керәшен сүзе" газетасын ачты. Керәшеннәр дәррәү күтәреп алган чын халык газетасы булды ул. Дүрт ел буена Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) редакторлыгында, аның үлеменнән соң минем редакторлыкта чыккан "Керәшен сүзе"нең гомере "Киңәш" газетасыныкыннан артса да, күпкә озын булмады.

2002 елда, халык саны алу алдыннан, газетаның хәле, ай-һай, авырайды. Газета-журналлар, бигрәк тә шәхси басмалар, күпләп ябылган еллар иде шул. Ул чорларда күп җитәкчеләрнең керәшеннәр белән нишләргә, аларны кая куярга аптыраулары да газетаның чыгуы тоткарлануга китерде. Шул чакта, "Керәшен сүзе"нә алмашка Чаллы шәһәре администрациясе "Туганайлар" газетасын гамәлгә куйды. "Керәшен сүзе" никадәр кадерле, газиз булса да, "Туганайлар" - күптәннән хыялланган, көтеп алынган ДӘҮЛӘТ газетасы иде...

Шулай итеп, катлаулы керәшен матбугаты тарихында иң гомерле басма булды "Туганайлар". Кечкенә генә юбилеебыз уңаеннан, газетаны гамәлгә куйган, башлап җибәргән шәхесләрне искә алып, аларга зур рәхмәт әйтик. Чаллы шәһәре мэры, мәрхүм Рәшит Хәмәдиев, газетаның беренче редакторы Зинаида Мөхлисова, иң беренче көннәреннән "җигелеп" эшләгән ветеран журналист Петр Емельянов… Редакциянең беренче иҗат составы, аның эшчәнлегенә үзләреннән зур өлеш керткән журналистлар һәм хезмәткәрләр - Рушания Михайлова, Фәнзилә Солтанова, Ләйлә Гимазетдинова, Гөлфия Шәйхразиева, Алсу Кәримова, Гафиулла Газизов, Азат Хисмәтуллин, Ольга Гусева. Алыштыргысыз карендәшләребез, этножурналистлар Мария Мартынова (Насыйбуллина) һәм Валентина Максимова.

Тормыш үсештә, хәрәкәттә. Редакциябезнең Казанга күчеп, республика газет-журналлары белән беррәттән, "Татмедиа" агентлыгының мәһабәт бинасында урнашуы аны тиешле югарылыкка, республикада нәшер ителүче башка дәүләт басмалары белән бертигез, лаеклы урынга куйды. Биредә инициативалы, талантлы, үз халкының язмышына битараф булмаган яшьләр коллективы тупланды. Ирина Муллина, Юлия Губина, Евдокия Иванова, Надежда Токранова, Нина Вараксина, Фирдания Сабирова, Энҗе Сабирова - шундыйлар.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, штаттан тыш хәбәрчеләребез, укучыларыбыз, спонсорларыбыз! 15 ел буена бергә булганбыз икән - газета-журналлар, бигрәк тә милли басмалар өчен авыр елларда да бергә калыйк! Телебезне, йөзебезне, денебезне бергә саклыйк! Уртак газетабыз "Туганайлар"ның юбилее белән сезне, туганайларыбыз!

Людмила БЕЛОУСОВА,

Татарстан Республикасының

атказанган матбугат һәм массакүләм

коммуникацияләр хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев