Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар” журналистлары Бахта авылында командировкада булып кайтты (фоторепортаж)

Кичә, 14 март көнне Чистай районының Бахта авылында иҗади командировкада булып кайттык.

Табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан әлеге авылга беренче тапкыр килүебез. Матур гына яшәп ятучы бахталылар белән күрешеп, моң-зарлары, шатлык-куанычлары турында сөйләштек. Авылның мәдәният үзәге - 100 елдан артык тарихы булган клубында, җыйнак кына булса да, бай китапханәсендә, балалар авазы гөрләп торган садигында, башлангыч мәктәбендә дә, быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче Петропавлов чикрәвендә дә булдык. 89 яше белән барса да, гаҗәеп энергияле РСФСРның халык артисты Вера Минкинаның туганы Марҗук түти (Мария Николаевна) безгә кызыклы фикерләре, тормышка карашлары турында сөйләде. Гомере буе фермада эшләп, концерт-спектакльләр куеп йөргән Маруся түти без - журналистларны, ишектән үк җырлап каршы алды. Аның үзе кебек җылы, матур өендә телләрне йотардай булып яңа пешкән бәрәңге пирәмәчләре, тәмле ашлары белән сыйландык.
35 яшендә өч баласы белән тол калган Екатерина Акманованың фермерлык хуҗалыгында булып, шаккаттык.
Боларның барысы турында да газетабызның киләсе саннарында укырсыз, сайттан да карап барырга онытмагыз.
 
Әлегә күңелле очрашудан фоторепортаж карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев