Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төркиләрнең алтын бөртекләре

Казанда 5-9 октябрь көннәрендә "Төркиләр алтыны" ("Золото тюрков") II Бөтенроссия яшьләр форумы үтте. Аның эшендә Россиянең 15 төбәгеннән 150 егет һәм кыз катнашты, нигездә, алар - төрки милләт вәкилләре. Милләтара дуслыкны ныгыту, төрки яшьләрнең мөмкинлекләрен үстерү - форумның төп максаты.

"Төркиләр алтыны" форумында республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләре активистлары - Алиса Спиридонова, Алёна Харитонова, Юлия Дувалова, Ксения Вуклова катнашты. Кызлар, керәшен оешмасы исеменнән, төрки халыкларның мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре һәм көнкүрешен популярлаштыру һәм үстерү буенча проект презентацияләделәр. "Бәрәкәт"нең беренче җитәкчесе Александр Долгов "Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең төрки-татар авыллары порталы" дип исемләнгән хезмәтен яклап чыкты.

"Йолдызлар фабрикасы" продюсеры Лина Арифуллина, продюсер Петр Плосков форумның тренерлары булды. Алиса, Юлия, Ксениягә театр һәм кино актрисасы Ольга Спиркина "Халык алдында чыгыш ясау осталыгы" курсларына сертификат тапшырды. Шулай ук боксёр Николай Валуев, космонавт-сынаучы, Россия Герое Сергей Ревин, "КАМАЗ-Мастер" командаларыннан лекцияләр һәм остаз дәресләре, мавыктыргыч квестлар да форумда катнашучыларга онытылмас истәлекләр бүләк итте.

Чараны ябу тантанасында мәртәбәле кунаклар буларак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә килде. Зур концерт программасында, төрле милләт вәкилләре бергә оештырган флэшмобта Алёна милли керәшен күлмәге киеп катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев