Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тормыш сынауларын җилкән итеп

Авыру балаларның әниләре белән сөйләшкәндә, аларның никадәр көчле рухлы булуына шаккатасың

Күпчелегебез кечкенә генә авырлык-лардан да төшенкелеккә бирелгән мәлдә авыру балалар тәрбияләүчеләр күп еллар буе үз җилкәсендә сынмый-сыгылмый зур йөк күтәрә. Шул ук вакытта алар тирә-юньдәгеләргә карата да шулкадәр мәрхәмәтле, көләч йөзле булып кала белә.
Татьяна Архипованың иң зур теләге - балалары, оныклары, гаиләсенең имин булуы. Ничә еллар буе инде аның бөтен тырышлыгы, көче шушы максатка ирешүгә тотыла.
Татьяна Васильевна - гаиләсе өчен уңган хуҗабикә, оныкларының яраткан әбисе. Сүзгә кесәгә керми торган бу чая ханым үз вакытында Урта Баграж авылының түбән оч дип йөртелүче урамындагы йортларны газлы итүдә зур тырышлык куючы да. Тормыш авырлыгын юморга төреп күтәрүче бу олы йөрәкле ана инде 30 елдан артык беренче төркем инвалид бала тәрбияли. Бала табу йортында ук ДЦП диагнозы билгеле булып, Аленасын калдырырга тәкъдим итсәләр дә, ризалашмый ул газиз йөрәк парәсен чит кулларга бирергә. Нинди генә табибларга күрсәтми, кая гына алып бармый ул баланы. Шул дәвалар Аленага аякка басарга ярдәм итсә дә, үз-үзен карарлык итеп төзәтә алмыйлар сабыйны. Мәскәүдә тикшергән профессор-нейрохирург та баланы махсус интернатта калдырырга киңәш итә. Юк инде, ничек калдырсын ул үз сабыен! Бала сәламәтме-авырумы, аның бөтен терәк-таянычы бары әти-әнисе бит. Балаңны ташлап калдырып, ничек тынычлап яшәргә була?! Гаилә җылысын, ана назын тоеп үскән бала бүген дә әнисенең шәфкатьле куллары җылысына мохтаҗ. Түземлек-сабырлык, сәламәтлектән аермасын Ходай андый әниләрне тормышта.
Шәһәрдәге фатирларын балаларына калдырып авылга - туган йортка кайтты Архиповлар яшәргә гаиләсе белән. Бүген тормыш иптәше Марселе белән ихата тутырып кош-корт асрыйлар, бакчада яшелчә-җимешләре, гөл-чәчкәләре гөрләп үсә. Пешергән камыр ризыклары телеңне йотарлык. Күршеләренә терәк-киңәшче дә ул.
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шул мизгелне кемдер кыйммәтле тормышта, рәхәтлектә үткәрсә, кемдер бетмәс-төкәнмәс катлаулы дәваланулар, авырлыклар белән үтә. Әйе, язмыш һәркемнеке үзгә… Тик җылы карашка, таянычка мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.

 

Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев