Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмтедә җыен

21 июль - Казан Изге Алла анасы иконасын искә алу көне - тәмтелеләр өчен зур бәйрәм. Исеме дини яңгыраса да, ул халыкчан итеп, җыен буларак уздырыла. Кыш көннәрендә бөтен авылына 3-4 кенә хуҗалык кала Тәмтедә. Ә Казанский бәйрәменә төрле күрше-тирә авыллардан, район-шәһәрләрдән биш меңнән артык халык җыела. Быел бәйрәм дүшәмбегә...

21 июль - Казан Изге Алла анасы иконасын искә алу көне - тәмтелеләр өчен зур бәйрәм. Исеме дини яңгыраса да, ул халыкчан итеп, җыен буларак уздырыла.

Кыш көннәрендә бөтен авылына 3-4 кенә хуҗалык кала Тәмтедә. Ә Казанский бәйрәменә төрле күрше-тирә авыллардан, район-шәһәрләрдән биш меңнән артык халык җыела. Быел бәйрәм дүшәмбегә туры килеп, көзгечә, салкыннар белән уралган булуга карамастан, машиналар бер-бер артлы тезелә торды, халык шулай ук күп җыелган иде. Көндез авыл халкыннан (кем күпме бирә ала) акча җыеп, спонсорлардан юнәткәннәр. Кичен халык бүләкләрен алып кайтып, оештыручыларга тапшыра торды.

Гадәттәгечә, бәйрәм кичке сигезләрдә Тәмте авылы болынындагы мәйданда башланып китте. Аның алыштыргысыз алып баручысы Олег Фазылҗанов бар кешене үзенең авызына гына каратып, юктан да көлке ясап, халык күңелен күрде. Программада "Ак каз", "Нардуган", "Нур", "Мишә буйлары" фольклор коллективлары башкаруында керәшен халык җырлары-биюләре, түгәрәк уен узды. Төрле спорт ярышлары, халык уеннары, кечкенә малайлардан башлап өлкәннәргә кадәрге көрәш гөрләп торды. Уеннар бетеп, көрәш башлануга халыкның яртысы икенче сәхнәгә агыла. Монда көрәшне бик өнәп бетермәгәннәр, биеп-җырларга теләүчеләр һәм бигрәк тә яшьләр җыела. Быел концерт программасы да шактый кызыклы булды: Ренат Рахматуллин, Вадим Захаров, Александр Игнатьев, Вадим Фатхинуров кебек йолдызлар чыгыш ясады, ә бәйрәмнең таҗы 2013 нче елның Керәшен чибәре Елена Чулакова булды. Ул үзенең җырлары белән халык күңелен яулады. Ә соңыннан Казан ди-джейлары мәйданда тузан тузып, табаннардан ут чыкканчы яшьләрне биетте. Икенче көнне бар халыкка эшкә барырга кирәк булса да, таңнарны аттырганчы бер кеше таралмады. Инде менә 20 ел бу бәйрәмнең төп оештыручысы булып, Тәмте авылы егете Николай Иванов тора.

Светлана МАКСИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев