Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Тәңкәләр" ансамбле "Салават күпере" фестивалендә

"Салават күпере" Республика балалар-яшүсмерләр фестивале алты яшьтән алып унсигез яшькә кадәрге яшьләрне икенче тапкыр бергә җыйды. Апрель аенда республикабызның төрле район, шәһәрләрендә фестивальнең район һәм зона турлары гөрләп үткән булса, 25 апрель көнне фестивальдә катнашучы "иң-иңнәр" "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Гала-концертта чыгыш ясадылар. Рус, татар, чуваш, грузин һәм башка бик...

"Салават күпере" Республика балалар-яшүсмерләр фестивале алты яшьтән алып унсигез яшькә кадәрге яшьләрне икенче тапкыр бергә җыйды. Апрель аенда республикабызның төрле район, шәһәрләрендә фестивальнең район һәм зона турлары гөрләп үткән булса, 25 апрель көнне фестивальдә катнашучы "иң-иңнәр" "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Гала-концертта чыгыш ясадылар. Рус, татар, чуваш, грузин һәм башка бик күп милләт көйләрен, җырларын, биюләрен башкаручы коллективлар арасында Кукмара районы Чура авылыннан килгән "Тәңкәләр" керәшен фольклор балалар ансамблен күрү бик сөендерде. Кечесенә 7, зурысына 13 яшь булган коллектив үзләренең "Кәвәл авылы көе"нә язылган җырлары, керәшен биюе белән тамашачылар күңелен яулады. Гала-концертта чыгыш ясаучы һәр коллективка истәлекле бүләкләр һәм диплом тапшырылды.

Бу әлеге кечкенә коллективның беренче генә җиңүе түгел. "1996 елдан бирле зур конкурсларда катнашып киләбез. Бүген чыгыш ясаган коллектив - алтынчы буын балаларым. Халкыбызның җырларын, биюләрен бик теләп башкаралар. Балаларның теләкләре зур. Ләкин, кызганыч, ераграк районнарга, төбәкләргә барырга мөмкинлегебез юк. Үзем инде 14 ел дәвамында коллективны җитәклим. Минем эшемне дәвам итәргә теләүче яшьләр булмавы бик борчый," - ди коллектив җитәкчесе Галина Азина. Аның сүзләрендә чираттагы җиңүләренә сөенү дә, ансамбльнең киләчәге өчен борчылуы да сизелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев