Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Тәңкәләр” ансамбле Гран-при бүләгенә лаек булды

18 май көнне Казан шәһәренең В. Ленин исемендәге мәдәният сараенда гомуми белем бирү оешмаларының “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге чара Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан инде берничә ел гамәлгә ашырыла

Конкурс – муниципаль һәм зона этапларында узды. Бәйгедә бөтен Татарстаннан мәктәп һәм иҗат түгәрәкләре вәкилләре чыгыш ясады. Катнашучылар үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, вокал һәм хореография буенча сәләтләрен күрсәттеләр. Муниципаль этап 1000 мәгариф оешмасыннан 48 мең бала җыйды, ә икенче турга 17 мең конкурсант узган.Әлеге республикакүләм узган фестивальдә керәшен мәдәниятен күрсәтүче коллективлар да уңышлы гына чыгыш ясады.

Алар арасында Мамадыш районы Дүсмәт авылы “Тәңкәләр” балалар фольклор коллективы “Халык ансамблу” номинациясендә фестивальнең иң зур бүләге – Гран-прига лаек булдылар. Әлеге коллектив “Без бергә” фестиваленең мәртәбәле кунакларын җырлап каршы алды. Фестивальдә җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев