Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләче районының Тәмте авылында "Казанский" җыены узды

21 июль көнне керәшен карендәшләребез яшәүче Тәмте авылында узган "Казанский" җыенын чын мәгънәсендә халык бәйрәме дияргә була. Ул елдан-ел камилләшә, байый, зурая, халык тудырган, үзе үстергән бәйрәм бу. Шуңа да ул халык күңеленә якын, кадерле.

Чынлыкта исә әлеге бәйрәмнең тарихы ерак чорларга барып тоташа. Берничә гасырлар элек 21 июль көнне Казанда Изге Ана иконасы табылган. Табучысы Матрена исемле кыз булган, бу көнне иртәдән - чиркәүгә, көндезен зиратка барып, ыруының хәлен белеп, кичен түгәрәк уенга җыйналган. Шуңа да авыл халкы бу көнне чиркәү тарафыннан бирелгән бәйрәм көн буларак билгеләп үтә, - дип яза район газетасы.

Бәйрәм-йоланы егерме елдан артык оештыручы, шушы авылда туып үскән Николай Иванов башлап җибәрде. Ул авылдашларын, җыен кунакларын бәйрәм белән котлап, Тәмте авылының үзенә генә хас булган йөзен билгеләүче әлеге җыенның озын гомерле булуын, ун-унике генә йортлы авылның яңарыш кичерүен теләде.

Үзебезнең "Нардуган", Алабуга шәһәренең "Ак Каз", Казан шәһәренең "Айбагыр" керәшен фольклор ансамбльләре чыгышы белән башланып киткән бәйрәм концерт-дискотекасы таңгача дәвам итте. Тамашаны күңелле, мавыктыргыч итеп Камал театры артисты Олег Фазылҗан алып барса, сәхнә янына җыелган халыкның күңелен Татарстанның атказанган артисты Азат Тимершәех күрде.

Әлбәттә, "Казанский" җыенының иң күңелле өлеше татарча көрәш бәйгесе булды. Ул өлкәннәр арасында ике үлчәү авырлыгында алып барылды. Фәкать "чистага" гына егу шарты белән үткәрелгән ярышта Теләчедән Илдар Гыйниятуллин абсолют батыр булып танылды.

Фәнил Нигъмәтҗанов,

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев