Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камалылар 25 еллык юбилейларын зурлап уздырдылар (Фоторепортаж)

Кичә, 21 апрель көнне, Түбән Кама керәшен милли-мәдәни җәмгыяте шәһәрнең Халык иҗаты йортында 25 еллык юбилеен уздырды. Зал тутырып килгән халык, бер-берсен Христос терелеп тору белән котлап, күңелле ял итте.

Түбән Кама шәһәре керәшеннәре инде 25 ел буена Оло көн бәйрәмен шулай зурлап уздыра. Быелгысы узган еллардагыдан үзгә - өчләтә бәйрәм ясадылар. Чөнки, Түбән Кама керәшен милли-мәдәни җәмгыяте һәм танылган "Сүрәкә" ансамбле төзелүгә быел 25 ел. Әлеге күркәм датаны Түбән камалылар иң якты, иң сөенечле Оло көн атнасында бәйрәм итте.

Хуҗаларны юбилейлары белән котларга Түбән Кама районының Балчыклы, Келәтле, Иске Җирекле авылларыннан да коллективлар, Тукай районының Мәләкәс авылы "Питрау" балалар ансамбле, Чаллы шәһәренең "Карендәшләр" ансамбле, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, танылган җырчы Вадим Захаров та килгән иде. Моннан тыш, Түбән Кама җыр һәм бию коллективлары да чыгыш ясады.

Татарсан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова Түбәк камалыларны бәйрәм белән котлап, керәшен хәрәкәтенә зур көч куйганнарны Рәхмәт сүзләре белән тәбрикләп,чыгыш ясады. Шулай ук, Түбән Кама администрациясе вәкилләре һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең Түбән Кама филиалы җитәкчеләре дә җирле керәшен җәмгыятенә һәм "Сүрәкә" ансамбленә соклануларын белдерделәр. Чыгыш ясаучылар барысы да җәмгыятьнең җитәкчесе, милләт хакына җан атып йөрүче, Түбән Кама шәһәренең өч базар комплексы генераль директоры Тамара Баһаветдиновага зур рәхмәт белдереп, киләчәктә дә матур уңышларга ирешеп, сәламәтлектә яшәвен теләделәр.

Ә инде 25 яшен тутырган "Сүрәкә" ансамбле сәхнә түрендә үзен лаеклы тотты, һәрбер чыгышлары зур алкышларга күмелде.

Тулырак итеп газетабызның киләсе саныннан укыгыз, сайтыбыздан да күзәтеп барыгыз. Бәйрәмннән фоторепортаж карагыз. Алиса Спиридонова фотолары

 

Тагын укыгыз:

Тамара Баһаветдинова: "Бердәм булыйк, туганайларым!"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев