Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районы Олы Аты авылында Май чабуны зурлаганнар ФОТО

17 февраль көнне Түбән Кама районы Олы Аты авылы клубында Май чабу бәйрәме булып узды, дип хәбәр итә Ирина Садикова.

Шәһәрдә яшәүче авылдашларны алдан ук бәйрәмгә чакырдык. Концертны Лидия Немцова "Туган авылым" жыры белән башлап җибәрде. Лидия Юмаева ата-бабалардан калган гореф-гадәтләр белән тамашачыларны таныштырды. Элек-электән кыңгыраулы,чиккән бистәрләр белэн бизәлгән атлар җигеп, гармунчыларны җыеп, яшьләр май чапканнар, ә һәр йортта тәбикмәкләр пешкән, җырлап-биеп кунакка йөрешеп, кышны озатканнар да, уразага кергәннәр. Ирина Садикова үзе язган шигырьләре белән авылдашларын сөендерде, оныклары Лилиана һәм Алексей да матур чыгышлар әзерләделәр. Балалар бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, тамашачыны үзләре пешергән тәбикмәкләр белән сыйладылар. Галина Емельянова, Лидия Юмаева һәм Олег Шипцов авыл тормышының кимчелекләреннән көлеп, мәзәк итеп тамаша кылдылар. Җырчылар Клавдия һәм Светлана Булановалар бик матур итеп керәшен җырларын җырлады. Анастасия Шакирова кызык хәлләр сөйләп күңел күтәрде, ә Түбән Кама шәһәренең медицина училещесында фельдшер профессиясен үзләштерүче Владислав Архиреев заманча бии-бии җырларын тамашачыга җиткерде. Бәйрәм төрле-төрле уеннар уйнап, биеп-жырлап гөрләп үтеп тә китте. Концертан соң бергәләшеп коймак һәм кайнар чәй белән сыйландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев