Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда җылы һава торышы сакланачак

Октябрь аеның өченче декадасы башланганчыга кадәр һава температурасы 13-14 градус җылы була

Октябрь аеның өченче декадасы башланганчыга кадәр Казанда җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

«Алдагы декадада, 12-21 октябрьдә, Россия Гидрометеоүзәге фаразына караганда, Казанда җылы һәм уңайлы һава торышы саклана. Тәүлеклек уртача күрсәткечләр климат нормасыннан 4 градуска югарырак булачак», — дип хәбәр итте тикшеренүче.

Метеоролог сүзләренчә, мондый һава шартлары «каплап алган югары антициклон йогынтысы» белән бәйле. Ул 13-14 градуслы җылы көндезге һава температурасын бик югары дип атады. Шул ук вакытта төнлә +6 дан +8 градуска кадәр була.

«Хәзер тәүлеклек һава температурасы 6 градуска якын булырга тиеш. Чынлыкта бу күрсәткеч 9,5–10 градус тәшкил итә», — диде галим. 


ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев