Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яңа 11 мәктәп төзелә

Мәгариф объектларын төзүгә 2011-2016 еллар аралыгында 7 млрд.сумга якын акча тотылган.

Татарстанда 2011- 2016 елларда 35 яңа мәктәп төзелгән. Алар барлыгы 9,3 мең укучыга исәпләнгән. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев җиткерде.

"2016 елда Яр Чаллының Яр буе (Прибрежный) торак районында 800 урынга исәпләнгән мәктәп торгызылган. "Мин шәхсән үзем анда берничә тапкыр булдым. Объект бик уникаль һәм креатив килеп чыккан", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Республика программасыннан тыш Казанда халыкара мәктәп блогы булдырылган. Әлеге мәгариф объекты Мәүлетов урамы 5нче йорт адресы буенча урнашкан. Ул 420 укучыга исәпләнгән. Шулай ук программадан тыш Теләче районы Зур Теләче авылында 15 кешелек мәктәп төзелгән.

2017 ел башыннан республикада 4,8 млрд. сумлык 11 мәгариф объекты төзелеп килә. Яңа белем бирү йортлары якынча 6,7 мең Татарстан баласын уку урыннары белән тәэмин итәчәк. Алар арасында 80 укучыга исәпләнән Әлки районның Татар Борнае мәктәбе дә бар. Биредә шулай ук 20 урынлы балалар бакчасы да каралган. Арча шәһәренең ТАССРның 90 еллыгы урамындагы һәм Чирмешән районындагы спорт залы булган мәктәпләр дә тиздән сафка бастырылачак.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев